Таҗетдинов — фамилия. Фарсы теленнән кергән «Таҗ» (1 - «патшалар баш киеме», 2 - «кош кикриге») сүзеннән ясалган. Әнәс Таҗетдинов (1927―1990), ТАССР юстиция министры (1971―1987). Бари Таҗетдинов (1897-1937), II командарм. Идегәй Таҗетдинов (1933―1979), футболист, тренер. СССР спорт мастеры (1962). Үзбәкстан ССР атказанган тренеры (1977). Илшат Таҗетдинов (1969), фән докторы, доцент. БР атказанган икътисадчысы. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе (2010 елдан). Минсәет Таҗетдинов (1960), спортчы (классик көрәш), Европа чемпионы (1984) (Сембер). Мөхәммәт Таҗетдинов (1976), ислам дине әһеле, имам-хатыйб, мөфти. Тәлгать Таҗетдиннең улы. Рәфыйк Таҗетдинов (1961-2017), музыкант (балалайкачы), профессор, ТР халык артисты. Ринат Таҗетдинов (1938―2024), актер, РСФСР (1983), ТАССР (1973) халык артисты, Тукай (1967), Станиславский (1985), «Алтын битлек» (2016) премияләре лауреаты. Тәлгать Таҗетдин (Тәлгать Сафа улы Таҗетдинов) (1948), мөфти (1980 елдан).

Таҗетдинова Гыйззениса Таҗетдинова (1894-1969), басмаханә эшчесе, инкыйлабчы, профсоюз, дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

Моны да карагыз Таҗетдин Таҗдарова Нәгыймә Таҗдарова Таҗибаев Марат Таҗибаев Таҗиев Таҗуризина Зөлфия Таҗуризина

Төркем:Фамилияләр