Диана Сәфәрова, Диана Әсгать кызы Сәфәрова (Диана Асгатовна Сафарова; 1984 елның 16 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — кино- һәм арт-продюсер, TV алып баручысы, журнал мөхәррире, «Тере шәһәр» фондын гамәлгә куючы, ТР Иҗтимагый пулаты әгъзасы «Рәсми Татарстан» порталында.

Тәрҗемәи хәле 1984 елның 16 июлендә Казанда Әсгать Сәфәров гаиләсендә туган. Әнисе — Луиза Вилсор кызы. Диана туганда әтисе көндез тикшерүче булып, төннәрен балалар бакчасында каравылчы булып эшләгән Диана Сафарова: Мне всегда нужно докопаться до истины. Собака.ру. Сеңлесе Элина (1987 елгы), энесе Руслан (2002 елгы).

Казанда финанс институтын, Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлаган.

КФЭИ тәмамлагач, «Светский» журналын нәшер итә, «Эфир» телеканалында «Хатын-кыз бәхете» () һәм ТЯГ каналында «Кияүдә – ир артында!» () программаларын алып бара.

Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрында режиссер буларак дебют ясый: «Маугли» спектаклен куя В Челнах состоялась премьера нового спектакля — «Маугли». ИА «Татар-информ», 25.12. 2014. «Город Арт-подготовка» театр лабораториясе кысаларында актриса буларак чыгыш ясый.

Спорт турында кино һәм телевидение халыкара фестиваленың (беренчелегенең) 33нче финалы (FICTS Challenge 2015) генераль менеджеры буларак, Казанда фестивальның финалын уздыра БИЗНЕС Online, 07.08.2015.

Театр проектларын, Александр Сокуров (ru) һәм һолланд кинорежиссеры Йос Стеллинг (ru) фильмнары ретроспективасын, «Театр.doc» театры (ru) гастрольләрен оештыру белән шөгыльләнүче «Тере шәһәр» () фондын гамәлгә куючы (Инна Яркова, Артем Силин белән берлектә).

Кирилл Серебренниковның (ru) «Ученик» фильмының продюсерлар төркеменә керәДиана Сафарова едет с Учеником в Каннский фестиваль. Бизнес-онлайн, 11.05.2016.

Фильмография 2014 «Урта яшьләрдәге кыз» (, реж. Артур Румынский, Игорь Штернберг) — Бэллочка Кино-поиск.ру. Шәхси тормышы Улы Артем Григорий улы Шалымов (2007 елгы)Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. К.: ТКН, 2023. ― Б.49―50..

Искәрмәләр

Әдәбият Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. К.: ТКН, 2023. ― Б.49―50.

Сылтамалар «Рәсми Татарстан» порталы Твиттердагы шәхси аккаунты

Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар