Лениногорск политехник көллияте, «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт һөнәри белем биру учреждениесе ()Уку йортының уставы буенча атамасы — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951-1955 елларда эшчеләр бистәсе, 1955 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы . 2012 елдан Азнакай шәһәрендә Лениногорск политехник көллиятенең филиалы эшли (423330, ТР, Азнакай, Солтангалиев ур., 27 - элекке 89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее) Лениногорск политехник көллиятенең Азнакайдагы филиалы сайты. Тарих 1953 елда 32 нче санлы Лениногорск һөнәри лицее буларак булдырылган. 2007 елда ТР министралар кабинеты карары беләнТР министралар кабинеты карары № 572 18.10.2007 Лениногорск политехник көллияте итеп үзгәртелгән. 2012 елның апрелендә ТР министралар кабинеты карары беләнТР министралар кабинеты карары № 258 02.04.2012 Лениногорск политехник көллиятенә 14нче санлы Лениногорск һөнәри лицее кушылган. 2012 елның 20 октябрендә ТР министрлар кабинетының 800нче санлы карары белән Азнакай 89нчы санлы һөнәри лицее Лениногорск политехник көллиятенең филиалы итеп үзгәртелә. Белгечлекләр Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру (техник, контроль-үлчәү приборлары слесаре) — 3 ел 10 ай укыйсы. Компьютер системаларында программалаштыру (техник-программист, ЭВМ операторы) — 3 ел 10 ай укыйсы. Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану (техник, төзелештә буяучы, штукатурчы) — 3 ел 10 ай укыйсы. Эретеп ябыштыру производствосы (техник, электр белән эретеп ябыштыручы) — 3 ел 10 ай укыйсы. Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник, автомобиль ремонты буенча слесарь, «С» категорияле йөртүче) — 3 ел 10 ай укыйсы. Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау (техник, электр корылмасын ремонтлау буенча слесарь-электрик) — 3 ел 10 ай укыйсы. Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, аш-су остасы) — 3 ел 10 ай укыйсы. Икьтисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер, салым салу буенча белгеч) — 3 ел 10 ай укыйсы. Машина төзелеше технологиясе (техник, киң профильле станокчы) — 3 ел 10 ай укыйсы. Сатучы, контролер-кассир — 2 ел 5 ай укыйсы. Гомуми төзелеш эшләре остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы) — 2 ел 5 ай укыйсы. Станокчы (тимер эшкәртү) — 2 ел 5 ай укыйсы. Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты — 2 ел 5 ай укыйсы. Авыл хуҗалыгы производствосы остасы — 3 ел 5 ай укыйсы. Автомеханик — 2 ел 5 ай укыйсыТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 24.11.2014 бирелгән 5835нче санлы лицензия буенча. Шәхесләр Директорлар 1953 елдан ― ??? ???? елдан ― ??? 2017 елдан — Рафаэль Фәрит улы Кашапов, икътисад фәннәре кандидаты. 2018 елдан ― Рөстәм Рафаэль улы Минәҗев Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Көллиятнең рәсми сайты Көллиятнең «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1953 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Лениногорск уку йортлары