Сергей Рыжиков, Сергей Николай улы Рыжиков (; 1974 елның 19 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Роскосмос космонавт-тикшерүчесе (2006 елдан), 2нче класслы хәрби очучы. Дөньяның 551нче, РФ (Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) ның 121нче космонавты. Запастагы (2012 елдан) хәрби-һава көчләре подполковнигы.
2016 елның 19 октябреннән 2017 елның 10 апреленә кадәр «Союз МС-02» карабының командиры буларак космоста була. Космоста булу вакытының озынлыгы — 173 тәүлек.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 19 августында Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Түбән Варта шәһәрендә урта мәктәпне һәм яшь авиаторлар мәктәбен тәмамлаган (1991).
1991 елның августыннан 1992 елның сентябренә кадәр Ырынбурда югары хәрби авиация училещесындә, 1992 елның сентябренннән 1996 елның октябренә кадәр Кача югары хәрби авиация училещесындә (ru) укый, укуны тәмамлагач, «» квалификациясе ала.
1996 елның октябреннән 1997 елның февраленә кадәр 37нче һава армиясендә (Сарытау өлкәсе) Хәрби-һава көчләре хәрби округы очучысы булып хезмәт итә.
1997 елның февраленнән июленә кадәр Махсус билгеләнештәге командованиенең (Тверь өлкәсе) хәрби-һава көчләре хәрби округынең өлкән очучысы булып хезмәт итә.
1997 елның июленнән космонавтлар отрядына теркәлгәнче Себер хәрби округында (Чита өлкәсе) 14нче һава армиясендә хәрби-һава көчләре хәрби округы өлкән очучысы, звено командиры, штаб башлыгы – эскадрилья командиры урынбасары, авиазвено командиры булып хезмәт итә.
Л-39 (287 сәгать очыш) һәм МИГ-29 (150 сәгать очыш) очкычлары белән идарә итүне үзләштерә. 110 мәртәбә парашют белән сикергән, парашютчы-инструктор.
2012 елның май-июлендә РФ саклану министры приказы белән запаска җибәрелә.
2007 елның 26 февраленнән 2 еллык космонавтлар отрядына гомуми әзерлек курсын башлый.
2009 елның 2 июнендә әзерлекне тәмамлый, имтиханнарны «бик яхшы»га бирә, «» квалификациясе һәм 204нче санлы космонавт таныклыгы ала. Очышлар
Беренче очыш 2016 елның 19 октябрендә «Союз МС-02» карабының командиры буларак, Роскосмос космонавты Андрей Борисенко һәм НАСА астронавты Роберт Шейн Кимброу белән берлектә космоска оча. 21 октябрьдә халыкара космик станция («Поиск» модуле) белән стыковка тормышка ашырыла. 2017 елның 10 апрелендә экипаж тулы составта Җиргә әйләнеп кайта. Экипажның космоста (халыкара космик станциядә) булу озынлыгы — 173 тәүлек Экипаж 50-й экспедиции на МКС вернулс я на Землю. Interfax, 11.04.2017. Икенче очыш Икенче очуы 2020 елның октябрендә – 2021 елның апрелендә (64нче озак экспедиция) булган. Өченче очыш 2025 елның 5 августыннан 7 декабрьгә кадәр Халыкара космик станция командиры буларак, 245 көн Җирдән читтә булган. 9 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча 8:04 сәгатьтә «Союз МС-27» корабленең Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонатан Ким утырган аппараты Казакъстанның Җизказган шәһәре районында җиргә төшкән Татарстан космонавты Сергей Рыжиков Җиргә кайтты. Татар-информ, 9.12.2025 Встречаем героев на Земле! Роскосмос, 9.12.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2018 ― Россия Федерациясе Каһарманы ― Халыкара космик станциядә озак вакытлы космик очышны гамәлгә ашырганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өченУказ Президента Российской Федерации от 13 ноября 2018 г. № 656 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2018 ― Бөгелмә районының Мактаулы гражданы. 2019 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым өлеш керткәне һәм актив иҗтимагый эше өчен 2021 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2022 ― IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2026 ― III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены ― пилотлы космонавтиканы үстерүгә зур өлеш керткәне, шулай ук Халыкара космик станция экипажы составында озак вакытлы очыш вакытында күрсәткән батырлыгы өченУказ Президента Российской Федерации от 03.09.2026 № 634. Официальное опубликование правовых актов Путин Татарстанда туган космонавт Сергей Рыжиковны бүләкләде. Татар-информ, 6.09.2026.
күп санлы медальләр Шәхси тормышы Гаиләле. Беренче хатыны белән аерылышкан, улы Иван Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. Икенче хатыны МарияЛюдмила Галимова. Космонавт из Бугульмы Сергей Рыжиков отпраздновал свадьбу. Бугульминская газета, 19.09.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Сергей Николаевич Рыжиков
Төркем:Галәмчеләр Төркем:Россия космонавтларыТөркем:Россия Федерациясе Каһарманнары Төркем:Бөгелмәнең шәрәфле ватандашларыТөркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләрТөркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләрТөркем:Подполковниклар (Россия Федерациясе)