Яныш Ялкайн (псевдоним, чын исеме Яныш Ялкаевич Ялкаев) (1906 елның 25 октябре, Уфа губернасы, Бөре өязе, Чурай — 1938 елның 17 сентябре, Мәскәү) — чирмеш язучысы, фольклорчы, тәрҗемәче, этнограф, библиограф. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1906 елның 25 октябрендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Мишкә районы) Чурай авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөре педагогия техникумын (1921), Мәскәү дәүләт университетын (1931) тәмамлаган. Мари өлкә туган якны өйрәнү музее (Йошкар-Ола) фәнни хезмәткәре, ССРБ ФА антропология һәм этнография институты (Ленинград) хезмәткәре булып эшли, «Советская этнография» журналы (Мәскәү) редколлегиясе әгъзасы була.

Иҗаты Автобиографик авторы: «Андрий Толкын» (1934), «Ужар жап» () (1936), «Ола» () (1936). Бу повестьларда Беренче дөнья сугышы (1914-1918), Ватандашлар сугышы, сугыштан соңгы чор вакыйгалары сурәтләнә. «Онго» () романында (1937) XX гасыр башы мари халкының төрле катламнары язмышын күздән кичерә, көнчыгыш чирмешләрнең күпләп ерак Себергә күченү вакыйгасын сурәтли. «Кугу кайык» () (1926), «Ул» (1935) поэмалары, «Минем илем» шигырьләр җыентыгы (1934) авторы. Әдәбият, фольклор, этнография, матбагачылык буенча мәкаләләр яза. Тәрҗемә өлкәсендә эшли: А.С. Пушкин, А.М. Горький, А.П. Гайдар һ.б. әсәрләрен мари теленә тәрҗемә итә. Мәскәү университетында укыганда Муса Җәлил һәм Әхмәт Фәйзи белән дуслаша.

Сәяси эзәрлекләү 1937 елның көзендә «иҗатында совет чынбарлыгына социализм күзлегеннән карамау» гаебе тагалар, халык дошманнарын һәм буржуаз милләтчеләрне ачыклауда катнашмауда гаеплиләр, ССРБ язучылар берлегеннән чыгаралар. 1938 елның апрелендә «фин разведкасы файдасына шпионлык итүдә, фетнәче оешма оештыруда» гаепләп, кулга алалар. 1938 елның 17 сентябрендә атып үтереләСахаров үзәге сайтында. 1957 елда аклана.

Хәтер Мишкә урамына, китапханәсенә, Чурай мәктәбенә исеме бирелгән. 1966 Чурай авылында һәйкәл (бюст) куелган. 1998 Я. Ялкайн исемендәге әдәби премия (Мишкә районы, Калтасы районы) булдырылган.

Гаиләсе Хатыны Надежда (1916―1987), язучы, тәрҗемәче, педагог. улы Ян (1938). Искәрмәләр

Чыганаклар Энциклопедия Республики Марий Эл (отв. ред. Н.И. Сараева). Йошкар-Ола, 2009.

Әдәбият А. А. Ямурзин. «Кандра» на земле Башкортостана. Уфа: Гыйлем, 2012.

Сылтамалар Чурай гимназиясе сайты Яныш Ялкайн «Башкорт белешмәлеге»ндә

Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Чирмеш язучылары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Җәзаланган язучылар Төркем:Репрессияләнгән марилар