Сона Вәлиева, Сона Мөхәммәт кызы Вәлиева , — Азәрбайҗан язучысы, филология буенча фәлсәфә фәннәре докторы, тарихи «Kaspi»/«Каспiй» газетасын яңадан гамәлгә куючы (1999).

Тәрҗемәи хәле 1962 елда Азәрбайҗан ССРның Нахчыван автоном җөмһүрияте Шәрүр районында туган. Азәрбайҗан дәүләт икътисад университетының мәдәни-агарту факультеты оештыручы методист бүлеген тәмамлаган (1984).

Хезмәт юлы 1984-1994 Нахчыван музыка техникумында укытучы. 1995-1999 «Səs» (Аваз) газетасында корреспондент. 1999 елның мартында тарихи «Kaspi»/«Каспiй» (Каспий) газетасын яңадан гамәлгә куючы. Хәзерге вакытта газета азәрбайҗан телендә көн саен, рус телендә атна саен нәшер ителә«Kaspi» газетасы сайтында. 2007 Милли Телевидение һәм радио шурасы әгъзасы итеп билгеләнә.

Иҗаты «Азәрбайҗанчылык» өлкәсендә берничә китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Әдәби тәнкыйть, шигърият һәм фәнни-публицистик әсәрләре белән билгеле. Шигырьләрен татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемә иткән«Казан утлары» сайтында.

Китаплары Милли идеология һәм әдәби-эстетик тәгълимат буларак азәрбайҗанчылык (Azərbaycançılıq mili ideologiya və ədəbi-estetik təlim kimi) (2012). Милли дәүләтчелек хәрәкәте күтәрелеше һәм Азәрбайҗан Демократик Республикасы чорында азәрбайҗанчылык идеясе (Milli dövlətçilik hərəkatının yüksəlişi və Xalq Cümhuriyyəti dövründə Azərbaycançılıq ideyası) (2003). Минем алсу дөньям (Çəhrayı rəngli dünyam) шигырьләр җыентыгы (2007). Аразбары (Arazbarı) шигырьләр җыентыгы (2011).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 журналист эшчәнлеге өчен «» медалена (Азәрбайҗан) лаек булды.

Сылтамалар Милли телевидение һәм радио шурасы рәсми сайты «Kaspi»/«Каспiй» газетасы сайты

Искәрмәләр

Төркем:Азәрбайҗан язучылары Төркем:Азәрбайҗан шагыйрьләре Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары