Камыллы — Татарстан Республикасының Кайбыч районында Ырым елгасына Камыллы елгасы койган урында урнашкан авыл. Географиясе Камыллы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 104 чакрым, ә район үзәге Олы Кайбычтан көньяк-көнбатышка таба 34 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарих 19 гасырда Иске Тәрбит авылы кешеләре тарафыннан нигезләнгән. 1927 нче елда Иске Тәрбит авылыннан 60 хуҗалык буш урынга күчеп килә. Килү сәбәпләренең берсе булып Иске Тәрбит җирләренең ерак булуы һәм кешеләрнең монда килеп эшләп йөрүенең мәшәкатьле булуында. Күченеп килүчеләрнең күбесе яшьләр була. Җирне шобага салып бүлгәннәр. Иген җыеп алынган буш камыллар өстендә күченеп килгән халык йорт җиткерә. Шулай итеп авыл Иске Тәрбиттән 4 чакрым ераклыкта көньяк- көнбатышта Ырым елгасының уң ягында салына. Авылга “Камыллы” дигән исем бирәләр. 1930-31 нче елларда монда күчкән кешеләр аерым күмәк хуҗалык булып оешалар. «Искра» колхозы төзелә. Бу колхозда ике бригада була. Аның беренче председателе итеп Иванов Яков Иванович билгеләнә. Кыска вакыт эчендә авылда кибет, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб барлыкка килә. Камыллы мәктәбендә Галина Медова, Екатерина Смирнова, Матрена Кузьминалар укыта. Кибетче булып озак еллар Елизавета Осипова эшли. Сарыклар, атлар үрчетелә. Ат абзары, сарык фермасы, механика остаханәсе, ындыр табагы, складлар төзелә. Тегермән эшли башлый 1970-80 нче елларга кадәр тормыш кайный. Аннан соң әкренләп авылдан яшьләр шәһәргә китә, укучылар Иске Тәрбит авылына йөреп укый, клуб та ябыла, тора бара фермалар бетерелә. Кызганычка каршы, хәзер Камыллы авылында авылында бары тик 1 кибет бар. Төп халкы Төп халкы – керәшен татарлары. Чуашстанның Канаш районы Яманово, Тобурданово авыллары белән чиктәш урнашканга, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла. Танылган шәхесләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Иван Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы. Татарстанның фән һәм мәгариф өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты. Юрий Микусев — медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы кафедралары җитәкчесе.Татарстанның атказанган табибы. Физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы өлкәсендә беренче тапкыр лимфалар системасын тикшерү юлларын уйлап таба. Демография Халык саны192619381949195819701979198920022010201138532728622326114582506342 Төп милләтләр (2010 елгы җанисәп буенча): татарлар (98%), чуашлар (2%).
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 52 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 90,38%, башка халыклар — 5,77%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 3,85%.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ. Иске Тәрбит мәктәбе музеендагы "Авыллар тарихы" альбомы.
Төркем:Кайбыч районы керәшен татар авыллары Төркем:Кайбыч районы татар авыллары