Һанс Кристиан Өрстед (, , Рудкөбиң, Лангеланн утравы — , Копенһаген) — дан физигы, Дания король җәмгыяте сәркәтибе (1815 елдан). Копенһаген университетын тәмамлаган (1797), шул ук университетта профессор (1806 елдан) һәм Копенһаген политехника мәктәбенең директоры (1829 елдан). Төп хезмәтләре электр, акустика, молекуляр физикага карый. 1820 елда Өрстеднең электр тогының магнит угына тәэсирен ачыклауга караган тәҗрибәсе физиканың яңа өлкәсе — электромагнетизмның барлыкка килүенә сәбәп булды. Термоэлектр эффектны кәшеф иткән (Жан Батист Жозеф Фурье белән), беренче термоэлементны ясаган. Магнит кыры көчәнешлелеген үлчәү берәмлеге — өрстед аның исеме белән аталган. Искәрмәләр
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Һанс Кристиан Өрстед · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.