Алтын Урда — күп мәгънәле сүзтезмә. Бер караш буенча Урда - Урта (Үзәк) дигән борынгы төрки сүз, Алтын Урда дәүләте бик үзәкләштерелгән ил булган һәм бөтен салым-алтын дәүләт үзәгенә - уртасына тупланган булган, шуңа күрә Алтын Урда - Алтын Үзәк дәүләте дигән сүзтезмә дип фаразы бар, икенче караш буенча Урда борынгы төрки телләргә монгол теленнән кергән «орду»/«ордо» («хан сарае», «зур тирмә») сүзеннән ясалган. «Алтын Урда» сүзе Батый ханның алтынланган зур тирмәсе булуыннан дип фаразланаРифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскачы тарихи-этимологик сүзлеге. Казан: ТКН, 2001 ISBN 5-298-01004-0.

Татарча Википедиядә әлеге сүзтезмәне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Алтын Урда — Ауразиянең иң зур дәүләте (1224-1483). «Алтын Урда» — 2013 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган балет.

Моны да карагыз Алтын Урда ханнары исемлеге Алтын Урда тәңкәсе

Искәрмәләр