Югары температуралы үтә үткәрүчәнлек (ЮТҮҮ, Югары температуралы үтә үткәргечләр) - чагыштырмача югары температурада үтә үткәрүчәнлекнең күренеше. 30 Кельвинга кадәр (−243.2 °C) түбән температуралы (яки гадәти) үтә үткәрүчәнлек булып санала, кайбер галимнәр азот кайнау ноктасыннан югарырак (77К, яки −196 °C) чик температуралы үтә үткәргечләрне ЮТҮҮ дип йөртәләр.
Беренче Югары температуралы үтә үткәргеч 1986 елда Беднорц һәм Мүллер тарафыннан ачылган, шуның өчен галимнәр 1987 елда Нобель премиясенә лаек була.
Купратлар Гадәттә югары температуралы үтә үткәрүчәнлек үзенчәлекле керамикаларда хасил була, ул керамиканың структурасы аерым бакыр-әче тудыргыч яссылыкларыннан тора, шуның өчен алар купратлар дип атала.
Күп CuO2-катлы купратлар югарырак чик температурасына ия, кайбер тикшеренүләр буенча үтә үткәрүчән тәртип параметры (ярыгы) CuO2 саны белән арта, мәсәлән, Bi-2201 үтә үткәрүчән ярык Δ=12-13 meV, Bi-2212 : Δ=25-26 meV, Bi-2223: Δ=35-36 meV, шулай ук Hg һәм Tl нигезле үтә үткәргечләрдә тәртип параметры CuO2 санына туры пропорциональ була.
+ Чик температурасы (Tc), кристалл төзелеше кайбер югары-Tc үтә үткәргечләрдә Кушылма Билге Tc (K) Cu-O катлар саныкристаллик рәшәткәдә Кристалл төзелешеYBa2Cu3O7123922Орторомбик Bi2Sr2CuO6Bi-2201201Тетрагональ Bi2Sr2CaCu2O8Bi-2212852Тетрагональ Bi2Sr2Ca2Cu3O10Bi-22231103Тетрагональ Tl2Ba2CuO6Tl-2201801Тетрагональ Tl2Ba2CaCu2O8Tl-22121082Тетрагональ Tl2Ba2Ca2Cu3O10Tl-22231253Тетрагональ TlBa2Ca3Cu4O11Tl-12341224Тетрагональ HgBa2CuO4Hg-1201941Тетрагональ HgBa2CaCu2O6Hg-12121282Тетрагональ HgBa2Ca2Cu3O8Hg-12231343Тетрагональ
Интерметаллидлар
2001 елда MgB2 кушылмасында үтә үткәрүчәнлек Тс=40 К температурасында ачылган. Кушылманың катламлылыгы физик үзлекләр анизотропиясенә китерә, шулай ук ике үтә үткәрүчән ярык күзәтелә.
Тимер нигезендәге үтә үткәргечләр
2008 елда тимер нигезендәге катлы үтә үткәрүчән кушылмалар ачыла. Беренче мәртәбә магнит атомнардан (Fe) торган кушылмаларда үтә үткәрүчәнлек табылган.
Әлегә тимер нигезендәге 6 төр үтә үткәрүчән кушылмалар ачылган, барысы FeAs яки FeSe катларыннан тора.
Хәзерге вакытта иң югары чик температуга ия булган кушылма - GdOFeAs (Gd-1111), фтор белән ул кушылмада Tc= 55 К.
Күкертле су тудыргыч
2015 елда бик зур басым астында (150 ГПа) күкертле су тудыргычта H2S шактый югары температуралы үтә үткәрүчәнлек табылган, аның чик температурасы Tc=203 K (-70 °C) җитәhttp://www.nature.com/news/superconductivity-record-sparks-wave-of-follow-up-physics-1.18191.
Сылтамалар Максимов Е. Г. Проблема высокотемпературной сверхпроводимости. Современное состояние // Успехи физических наук , 2000, т. 170, № 10, c. 1033—1061. Садовский М. В. Псевдощель в высокотемпературных сверхпроводниках // Успехи физических наук , 2001, т. 171, № 5, c. 539—564. Аксенов В. Л. Нейтронография купратных высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 701—705. Пономарев Я. Г. Туннельная и андреевская спектроскопия высокотемпературных сверхпроводников // Успехи физических наук , 2002, т. 172, № 6, c. 705—711. Гинзбург В. Л. Сверхтекучесть и сверхпроводимость во Вселенной // УФН. — 1969. — Т. 97. Левин А. Без всякого сопротивления // Популярная механика. — 2011. — № 8. Открытие сверхпроводимости — глава из книги Дж. Тригг «Физика ХХ века: Ключевые эксперименты» Сверхпроводниковые электрогенераторы, трансформаторы и линии электропередачи О роли нулевых колебаний в образовании сверхпроводящего и сверхтекучего состояний Искәрмәләр
Төркем:Үткәргечләр Төркем:Квант механикасы Төркем:Статистик физика