Әнүр Вахитов (Әнүр Хисмәт улы Вахитов, ) — язучы, филология фәннәре кандидаты, Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (2002, вафатыннан соң), ССРБ (БАССР) язучылар берлеге әгъзасы (1965).
Тәрҗемәи хәле 1932 елның 20 декабрендә БАССР Красноусольский районы (1940 елдан Гафури районы) Тугай авылында туган. Сәетбаба урта мәктәбен (1951), А.К. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының (1958 елдан Башкорт дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетын (1958), ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантураны (1964) тәмамлаган. «Хәзерге башкорт романы» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1965). «Башкорт совет прозасының жанр һәм стиль үсеше закончалыклары» (Закономерности жанрово-стилевого развития башкирской советской прозы) темасына докторлык диссертациясе әзерләп бетергән (монографиясе 1982 елда, авторефераты 1984 елда Алматыда басыла).
Хезмәт юлы 1951 БАССР Гафури районы Тулпар мәктәбендә укыта. 1952 Уфада «Октябрьский натиск» басмаханәсендә корректор булып эшли. 1958-1961 елларда БДПИ (1958 елдан БДУ)ның башкорт әдәбияты кафедрасында укыта. 1964 елдан Уфада ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли.
Иҗаты «Үрләү» исемле беренче шигыре 1955 елда «Ленинсы» газетасында басыла. Аннан соңгы хикәяләре, шигырьләре БАССР газета-журналларында һәм «Яшь көчләр» альманахында урын ала. «Салават күпере» исемле хикәятләр җыентыгы, «Каен чуклары» исемле лирик хикәяләр җыентыгы нәшер ителә. Мифтахетдин Акмулланың юлда йөрүләрен тасвирлаган «Самавыр рәтләүче» хикәясен (1960) яза Яндекста Әдәбият белгече, тәнкыйтьче буларак та билгеле. «Эпик киңлекләрдә», «Талантның асылы», «Иҗади портретлар» китапларында проза жанры , башкорт романы, башкорт повесте үсеше мәсьәләләрен күтәрә. Салават турындагы халык җырларын темаларга аераФ. Нәдершина мәкаләсендә. Казакъ язучыларының хикәяләреннән төзелгән «Абай җире» китабын (1977) төзүдә тәрҗемәче буларак катнаша Башкортстан архивлары сайтында.
Китаплары Салават күпере. Уфа, 1963. Каен чуклары. Уфа, 1966. Эпик киңлекләрдә. Уфа, 1968. Шәҗәрә, хикәятләр. Уфа, 1969. Талантның асылы. Уфа, 1972. Иҗади портретлар. Уфа, 1976 (Динис Исламов, Хәким Гыйләҗев, Яныбай Хамматов иҗаты турында). Башкорт совет романы. М., 1978. Офыклар киңәйгәндә. Уфа, 1979. Зәйнәп Биишева иҗаты. Уфа, 1980 (И. Вәлитов белән бергә). Якты күңел. Уфа, 1981. Башкорт прозасында жанр һәм стиль. Уфа, 1982. Әдәбият шоңкары. Уфа, 1984 (Г. Сәләм иҗаты һәм тормышы). Чияле түбә. Уфа, 1985. Тамырларым. Уфа, 1992. Башкорт прозасында жанр-стиль кануннары. Уфа, 2007.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 Җәлил Киекбаев премиясе (вафатыннан соң) — Җәлил Киекбаевның «Туганнар һәм якыннар» китабын нәшер итүгә әзерләгән өчен .
Хәтер Гафури районы үзәге Красноусольский бистәсендә һәм Сәетбаба авылындаСәетбабада Вахитов урамы бәйрәме урамнарга исеме бирелгән. Язучының улы кинорежиссер Салават Вахитов Ә. Вахитов турында «Шәҗәрә» фильмы төшергән.
Шигыреннән өзек
Әдәбият Әхияр Хәкимов. Әнүр Вахитовның тәүге китабы. Ағиҙел, 1964 ел, август саны. Фәрит Исәнгулов. Каен чуклары. Ағиҙел, 1967 ел, февраль саны.
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкорт әдәбиятында якты эз калдырды (Әнүр Вахитовның 80 яшенә) Башкортстан (белешмәлек) Ә.Х. Вахитов БДУ сайтында
Моны да карагыз Шигырьләрен тыңларга (аудио)
Искәрмәләр
Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Өлкән фәнни хезмәткәрләр Төркем:Әдәбият галимнәре