Гуаңҗу (, элек Канто́н исем асында мәгълүм булган) — Кытай Халык Җөмһүрияте шәһәре, Гуаңдуң провинциясенең башкаласы. Аспровинциаль әһәмиятле шәһәр.

Халык саны — 11 071 429 кеше (шәһәрнең үзендә), ~14 000 000 кеше (шәһәртирә зонасы белән, 2013). География Шәһәр Көньяк Кытай диңгезе яр буеннан 110 км ераклыкта, Җуҗаң (Чжуцзян, ягъни «энҗеле») елгасы дельтасында урнашкан. Тарих Шәһәр б.э.к. 3 гасырдан мәгълүм. Урта гасырларда — эре сәүдә порты. 18 гасырда — чит илләр белән чикле күләмнәрдә сәүдә итү өчен бердәнбер Кытай порты булган. Нәнҗин килешүе буенча (1842) — 5 портлар исәбендә чит ил сәүдәсе өчен ачылган. Инглиз-франк-кытай сугышыннан (1856 — 60) Гуаңҗуда чит ил (инглиз-француз) концессиясе барлыкка килгән. 1938 — 45 еллардла япон оккупациясе астында булган. Административ бүленеш Map Исем Кытайча Пиньинь Халык Мәйдан(км2) Халыктыгызлыгы(/км2)Юэчү районыYuèxiù Qū1,157,27733.8034,239Ливән районыLìwān Qū898,20459.1015,198Хайҗу районыHǎizhū Qū1,558,66390.4017,242Тәнхе районыTiānhé Qū 1,432,43196.3314,870Байюнь районыBáiyún Qū 2,222,658795.792,793Хуаңпу районыHuángpù Qū 831,600484.171,717Панью районыPānyú Qū 1,764,869786.152,245Хуаду районыHuādū Qū 945,053970.04974Нәнша районыNánshā Qū 259,899527.65493Җеңчең районыZēngchéng Qū 1,036,7311,616.47641Цоңхуа районыCónghuà Qū 593,4151,974.50301Барлык12,700,8007,434.401,708

Икътисад Гуаңҗу — Көньяк Кытайның икътисади үзәкләреннән берсе. Йөк әйләнеше буенча Көньяк Кытайның иң зур порт. Тимер юллар төене, халыкара аэропорт бар. Сәнәгать тарммакларыннан тукымачылык, азык-төлек, гомуим машиналар төзү, кара металлургия, кәгазь, химия, төзелеш материаллары сәнәгатьләре үсеш алган. Мәдәният Берничә югары уку йорт, шул исәптә Сүн Ятсен исемендәге университет (1924), табибият, педагогия, малия-икътисад институтлары, ботаника бакчасы һ.б. бар. Искәрмәләр

Төркем:Кытай провинция үзәкләре