Кыят — Татарстан Республикасының Буа районындагы авыл.

Географиясе Кыят Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнбатышка таба 111 чакрым, ә район үзәге Буадан көньяк-көнчыгышка таба 12 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих 1614 елда җирле халык (чуашлар һәм татарлар) куылган урында рус авылы буларак нигез салынган дип санала. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленский исеме белән дә билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. XX йөз башында Кыятта Богоявление чиркәве, зимства мәктәбе һәм хастаханәсе, спирт заводы була, ярминкә эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 662,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостенда, 1920 елдан ТАССРның Буа кантунында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында. Авылның чыганакларда теркәлгән тарихы 1812 елдагы Ватан сугышыннан соң башлана һәм биредәге алпавытларның фаҗигале язмышлары белән бәйле. 1815 елда бу авылга Бородино бәрелеше каһарманы генерал Пётр Ивашев һәм аның хатыны Вера Толстая (шул замандагы Сембер губернаторының кызы) килеп урнаша. Озакламый алар бу утарны уллары Василийга тапшыралар, ә үзләре шул ук губернадагы Ундыр авылына, төп имениеләренә кайталар. Ләкин патша гаскәрендә ротмистр булып хезмәт иткән Василий Ивашев декабристлар хәрәкәтендә катнашуда гаепләнә һәм Чита бастругына 20 еллык сөргенгә җибәрелә. 1831 елда аның янына кәләше Камилла Ле Дантю (үз гувернанткасының кызы) күчеп килә, алар өйләнешәләр. Ул 1839 елда, Василий Ивашев 1841 елда вафат була. Соңрак аның декабристлар төркемнәренә очраклы рәвештә генә килеп эләккәне һәм революцион хәрәкәттә бөтенләй диярлек катнашмаганлыгы ачыклана. Кыят утары аның туганы генерал Андрей Головинскийга мирас итеп калдырыла һәм озакламый аның улы Василий карамагына күчә. Ләкин бу Василий да 1849 елда Петрашевский җәмгыятендә катнашкан өчен кулга алына. Башта ул үлем җәзасына хөкем ителгән була, ләкин соңрак аны Кавказда хезмәт итәргә җибәрәләр. 1856 елда Ивашевлар гаиләсенә патша тарафыннан ярлыкау насыйп була. Ивашевларга дворянлык һәм элеккеге утарлары кире кайтарыла. Демография

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Халык саны179518591897191319201926193819491958197019791989200220104096926936749258578887806641121966834878741 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар. Хәзерге вакытта Кыятка күрше авыллардан татарлар да күпләп күчеп килүе билгеле.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 636 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 83,02%, татарлар — 10,06%, чуашлар — 5,35%, башка халыклар — 1,57%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.