Псков () — Россия Федерациясенең Псков өлкәсендә урнашкан шәһәр, Псков өлкәсенең һәм Псков районының административ үзәге. Өлкә буйсынуындагы шәһәр булып тора. Псков шәһәре шәһәр округы статусында мөстәкыйль муниципаль берәмлек төзи. Ул Великая елгасында аның Псков елгасы белән кушылган урынында урнашкан.
Халык саны — кеше ().
Сәгать поясы
Тарихы Псков - Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе, беренче тапкыр Лаврентьев елъязмасында 903 елдан искә алына.Шәһәр статусын 903 елдан башлап йөртә. 1348-1510 елларда - бәйсез Псков Республикасы башкаласы. 1510 елда үзәкләштерелгән Рус дәүләтенә кушыла. XVIII гасыр башына кадәр Псков Россиянең һәм Европаның иң эре шәһәрләренең берсе, илнең иң мөһим оборона һәм сәүдә үзәге була. Псков крепосте биш крепость боҗрасыннан (аларның өчесе бүгенге көнгә кадәр сакланган) торган, шуңа да Псков яулап алып булмас диярек кала булган.
Үзенең күп гасырлык тарихында Псков берничә тапкыр зур хәрби хәрәкәтләр алып бару үзәгенә әверелә, әмма бер генә тапкыр, ике бөтендөнья сугышы вакытында оккупацияне санамыйча, алына. Санкт-Петербургка нигез салынганнан соң, Псков илнең көнбатыш чикләрендә үзенең төп урынын югалта, ә Төньяк сугышы нәтиҗәләре буенча чик ераккарак, көнбатышка күчкәч һәм Россия империясенә Рига һәм Ревель (хәзер Таллин) ушылганнан соң, Псковның сәүдә һәм оборона пункты буларак әһәмияте бөтенләй кими. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәр өч ел Германия тарафыннан оккупацияләнә, бу вакыт эчендә 3,5 мең тыныч гражданның гомере өзелә. 2009 елның декабрендә Псковка «хәрби дан шәһәре» исеме бирелә.
Псков - Псков өлкәсенең һәм Россиянең төньяк-көнбатышының мөһим туристик үзәге. Борынгы Псков һәйкәлләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Троицкий соборы, Псков крепосте, Мирож монастыре, Поганина палаталары, Псковның берничә борынгы чиркәве Россия Федерациясенең мәдәни мирасы исемлегенә керә. Шәһәр шулай ук эре транспорт төене булып тора, ул тимер юллар һәм зур автомагистральләр киселешендә урнашкан. Шәһәр эчендәге автобуслар челтәре үсеш алган.
Халык саны Милләтләр (2010): урыслар (95,1%), украиннар (1,6%).Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Шәхесләр Александр Ступишин (1912-1992), КДУ галимнәр шурасы рәисе. Лидия Виндт (1901—1990), әдәбият белгече, тәрҗемәче.
Татар матбугаты
Сугыш сафы
Тышкы сылтамалар [ Рәсми веб-сәхифәсе] Псков «Минем шәһәр» энциклопедиясендә
Искәрмәләр
Төркем:Псков өлкәсе шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары