Ангарск () — Россия Федерациясенең Иркутск өлкәсендә урнашкан шәһәр. Иркутск өлкәсенең көньяк, аеруча үзләштерелгән һәм икътисади яктан алга киткән өлешендә урнашкан.
Ангара һәм Китой елгалары арасында урнашкан.
Халык саны — 216 973 кеше (2025)https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/%D0%A1hisl_MO_01-01-2025.xlsx.
Сәгать поясы
Тарих Шәһәр статусын 1951 елдан башлап йөртә. Халык Милләтләр (2010): урыслар (94,6%), бурятләр (1,5%), украиннар (1,2%).Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Татарлар Татарлар — 3ләп мең яши.
«Чишмә» татар милли-мәдәният автономиясе эшли.
Татар шәхесләр хөрмәтенә урамнар аталды:
Суфьян Фәйзуллин — шәһәрнең беренче төзүчесе, экскаваторчы, Юрий (Юсуп) Насыйров — педагог, мәктәп-интернат директоры.
Икътисад Шәһәрнең икътисади нигезе булып нефть эшкәртү, химия сәнәгате, атом һәм төзелеш тармакларының эре предприятиеләре тора. «Ангарск нефть химия компаниясе» (НК Роснефть, нефть эшкәртү, полимерлар, катализ hәм башка заводлары) — бензин, кирәсин, пластмасса һәм нефтепродуктлар җитештерә. «Ангарск электролиз химия комбинаты» (Росатом) — уран җитештерә. «Ангарск азот-тук заводы» (СДС-Азот) — азот ашламалары җитештерә.
Тышкы сылтамалар
Ангарск «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Искәрмәләр
Төркем:Иркутск өлкәсе шәһәрләре