Улан-Удэ ( — «Кызыл Уда», ) — Россиянең Бурятия республикасының башкаласы. Байкал күленнән 100 километр көнчыгыштарак, Селенга елгасының ярларында, аңа Уда елгасы кушылу урынында урнашкан. Транссебер магистраленең мөһим тимер юл төене. Селенга елгасындагы пристән. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 404 426 кеше яши.2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
1666 елда казакларның Удинское кышлавы буларак барлыкка килгән. 1689 елдан Верхнеудинск кальгасе, аның янәшәсендә шәһәр барлыка килгән. 17 гасырда Байкал арты территориясенең административ һәм хәрби үзәге. 1783 елдан Иркутск калгайлыгының, соңыннан Иркутск губернасының өяз шәһәре; 1851 елдан Байкал арты вилаяте составында. Эре сәүдә үзәге. 1899 елда шәһәр аша Транссебер магистрале үткәрелә.
1905 елгача — сөрген урыны. 1920 елның апрель—октябрьда Ерак Көнчыгыш Җөмһүриятенең башкаласы. 1923 елдан Бүрәт-маңгул АССР (1958 елдан Бүрәт АССР) башкаласы. 1934 елның 27 июленнән хәзерге исемен йөртә.
Машиналар төзү вә металл эшкәртү (авиация, приборлар төзү, көймәләр төзү, "Теплоприбор" вә башка заводлар), җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү ширкәтләре, пыяла заводы бар. Россия ФА Себер бүлекчәсе филиалы, 4 югары уку йорты, 4 театр (шул исәптә, опера һәм балет театры). Музейлардан тарихи, этнография, нәфис бурят ташы, Шәрекъ сангәте, табигать вә башка музейлар, филармония бар. Мигмарият ядкарьләреннән Одигитриев соборы (18 гасыр), кәрвансарай (19 гасыр башы) һ.б. сакланган. Аэропорт бар. Халык саны 1897Народная энциклопедия «Мой город». Улан-Удэ 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 8 086 ~29 400 ~125 700 175 172 253 569 300 370 352 530 374 854 404 426 Милләтләр (2010): урыслар — 63,1%, бүрәтләр — 33,4%.
Эчке бүленеш Шәһәр 3 районга бүленә: Совет районы Тимер Юл районы Октябрь районы
Мәдәният Байкал — Бүрәтияның милли җыр һәм бию театры.
Искәрмәләр
Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Бурятия шәһәрләре Төркем:Улан-Удэ