(, ) — Татарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Россиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

Тарих 1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.

Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907).

Исеме еш алышына: 1918 – Казан губернасы музее, 1921 – ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944 – Татарстан АССР дәүләт музее, 1982 – Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан – Татарстан Республикасының милли музее. Страницы прошлого листая: Из истории Государственного объединенного музея ТАССР 1970—1980 годов. — Казань, «Kazan-Казань», 2005.

Бинасы

Татарстанның һәм Россиянең һәйкәле саналучы «Кунак йорты» () бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә архитектор Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә Тарвердян А. Двор Гостин. Рәсми сайтта.

Тупланмалар Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Россия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия ()аңлатмасы үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан. Рәсми сайттан

Даими эшләүче күргәзмәләр Татарстанның борынгы тарихы Урта гасырларда акча әйләнеше, сәүдә һәм сәүдә юллары «Алтын келәт» (XVII - XIX гасыр татар зәркән эшләнмәләре) XVIII гасырда Казан губернасы Музей раритетлары – Казанның Меңъеллыгына

Күчмә күргәзмәләр Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006. Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006. Театр чакыруы (Камал театрына 100, Качалов театрына 215, рус театрына 250 ел). – Казан, 2006. Ата-бабалар чакыруы (Аучылык тарихыннан). – Казан, 2007. Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел.- Казан, 2007. Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 (В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән). Толстойлар нәселе тарихы –Россия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008. Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008. Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008. Максим Горькийның Казан университетлары (М.Горькийга -135 ,Ф.Шаляпинга – 140) – Казан, 2008.

Белем бирү Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы (1972 елдан) Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар «Витязь» хәрби-тарих клубы (җитәкчесе – В.Хабаров)

Бүлекчәләре

Е.А. Боратынский музее А.М. Горький музее Габдулла Тукайның Әдәби музее Муса Җәлилнең музей-фатиры Шәриф Камал мемориал фатирында татар әдәбияты тарихы музее Салих Сәйдәшев музее Янка Купала музее (Печище) Максим Горький музее (Красновидово) В.И. Ленин музее Нәҗип Җиһановның музей-фатиры Каюм Насыйри музее Л. Н. Толстой музее Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы Татарстанның музыка мәдәнияте музее

Үсеш проекты 2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә: Борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр Татарстанның тарихы Табигать һәм кеше Мәдәният: Татарстан халыкларының мәдәниятләре

Бүләкләре 2006 елда В. Потанинның хәйрия фонды иганәсендә узган бөтенроссия «Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей» конкурсында «Музей музыкасы» проекты белән җиңүче була.http://museum.fondpotanin.ru/authors/656437

Музей турында Директорлар 1895-1901 ― Сергей Дьяченко 1901-1905 ― Александр Штукенберг 1905-1905 ― Николай Загоскин 1905-1906 ― Пётр Кротов 1906-1912 ― Николай Катанов 1912-1913 ― Михаил Рузский 1913-1914 ― 1914-1917 ― Николай Катанов 1918-1922 ― Бруно Адлер 1922-1930 ― 1930-1933 ― Михаил Борисов 1933-1934 ― 1934-1935 ― Латыйф Әхмәтшин 1935-1937 ― Гений Республиканец 1937-1941 ― Григорий Вахламов 1941-1978 ― 1978-1987 ― 1987-2006 ― 2006-2020 ― 2020-2020 ― Светлана Измайлова () 2020-2025 ― Рузилә Мөхәммәтова. Милли музейның генераль директоры итеп Алиса Вяткина билгеләнде. Татар-информ, 23.03.2022 2025 елның октябрендә Умида Гапарова () Алиса Вяткина Татарстан Милли музее генераль директоры вазифасыннан китте. Татар-информ, 22.10.2025 2025 елның 27 октябреннән генераль директор ― , Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. Татар-информ, 27.10.2025 Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2

Ачылу вакыты: 05.04.1895

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту

Оешманың классификациясе: универсаль

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м

Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы

Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.

Саклау берәмлеге – 805 400; 580 085 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299

Танылган хезмәткәрләре

...

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Рафаил Ризположенский 1862-05-26 Кострома өязе сәясәтче Rafail Rizpolozhensky No/unknown value Константин Харлампович 1870-07-18 Рагачы Санкт-Петербург руханилар академиясе тарихчычиркәү тарихчысыуниверситет профессорымузейчылык белгечеOrthodox theologian Konstantin Kharlampovich 1932-03-21 Яков Коксин 1880-10-09 Сарытау зоологtaxidermist Yakov Koksin 1969-09-11 Сәет Вахиди 1887-05-31 Ташбилге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе галим Said Vahidi 1938-01-05 1920 1921 Гаяз Максуди 1891-01-161891 Югары Кибәхуҗа Кышкар мәдрәсәсеХөсәения мәдрәсәсеИж-Бубый мәдрәсәсеЛьеж университетыИстанбул университеты математикукытучытелбелгечтөркиятчежурналист 1942 Константин Счастнев 1900-05-19 Роканово И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты сынчы Konstantin Schastnev 1954 Владимир Лаптев 1902-04-05 Казан Казан сынлы сәнгать укуханәсе рәссамфотографжурналист Vladimir Lukich Laptev 1963-12-09 Владимир Дьяконов 1906-05-11 Vilnius Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетыAll-Union Institute of Journalism 1984-10-02 1946 1963 Ефим Бушканец 1922-11-12 Пермь Казан (Идел буе) федераль университеты әдәбият белгечефилологөлкәне өйрәнүче 1988-11-16 Стелла Писарева 1925-02-28 Бердычив Казан (Идел буе) федераль университеты Stella Pisareva 2020-05-25 Клара Синицына 1932-12-11 Буа Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы 1997-01-04 1993 2008 Вакыйф Нуруллин 1935-05-01 Югары Әшнәк Казан (Идел буе) федераль университеты язучы 2026-03-23 Фаил Зыязов 1938-10-15 Чишмә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеИван Яковлевич Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты рәссам 2001 No/unknown value Әлфия Галләмова 1955-11-09 Дәтково Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчымөгаллим Alfiya Gallyamova Михаил Черепанов 1960-12-12 Ишем Казан (Идел буе) федераль университеты журналисттарихчы Mikhail Cherepanov 1984 2020 Гөлчәчәк Нәҗипова 1961-02-10 Тойгуҗа Казан (Идел буе) федераль университеты музейчылык белгече

Искәрмәләр

Чыганаклар Все музеи Казани. Белешмәлек. - Казан, Заман, 2004. Г.Р. Назипова, С.Ю. Измайлова. Казанский антиквариум. - Казан, Фолиантъ, 2006. В.М. Дьяконов. Моя жизнь и музей. Сорок лет участия в музейном строительстве. - Казан, "Kazan - Казань", 2006. DVD-диск "Сокровища Национального музея". - Казан, 2005. Г.А. Милашевский. Старая Казань. Фотопортрет. Китап - альбом. - Казан, Заман, 2005. Р. Идрисова. По старым улицам казанским... Белешмәлек. - Казан, Новое знание, 2005. Сбереженная память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан. «Казань» журналы, № 3, 2005. Л. Милашевская. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные. Каталог. - Казан, Заман, 2003. Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. — 1993. — 3 август. Музейные ежегодники. Милли музей нәшрияты.

Сылтамалар

Музей сайты Россия музейлары сайты Милли музей турында РусВикипедиядә

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Казан музейлары Төркем:Казанның Кирмән урамы Төркем:Татарстан Республикасы Милли музее