Көзән () – Башкортстан Ишембай районындагы авыл, Көзән авыл советы үзәге. Район үзәгеннән төньяк-көнчыгышка 44 км һәм Стәрлетамак тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 43 км еракта урнашкан.

Демография Халкы: 1906 елда — 1494 кеше; 1920 — 1858; 1939 — 1567; 1959 — 1124; 1989 — 947; 2002 — 866; 2010 — 847 кеше. Татар теленең тепекәй сөйләше таралган.Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.

2002 ел җанисәбе буенча авылда башкортлар яши (97%).

Социаль һәм мәдәни өлкәләр Урта мәктәп, фельдшер акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә, Вәлиди Ә.-З. музее, һәйкәле, мәчет бар. 1990 елларга кадәр мәктәптә укыту татар телендә алып барылган.Нәгыйм бабайлар юк шул...

Тарихи белешмә «Башкорт энциклопедиясе»нә ышансаң, авылга 18 гасыр 1нче яртысында Нугай даругасы Юрматы волосте «башкортлар»ы үз җирләрендә нигез салган. 1757 елда төзелгән аренда килешүе буенча биредә типтәрләр килеп утырган, 1841 елда шулай ук бобыльләр исәпкә алынган. Беренче төпләнүче исеме белән аталган, уның уллары Чүрәк һәм Әйдәк Көзәновлар билгеле. Шулай ук Көзәк буларак теркәлгән. 1795 елда 25 йортта 120 кеше яшәгән, 1865 елда 125 йортта — 735 кеше. Терлекчелек, игенчелек, умартачылык, күн эше, киез басу, урман кәсепләре белән шөгыльләнгәннәр. Мәчет, училище, су тегермәне булган. 1906 елда 2 мәчет, тимерлек, 2 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗәй) теркәлгән; шөгыльләр арасында олаучылык, чыпта сугу, кап тегү теркәлгән.

Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1860-07-19 Әхмәтша Вәлидев имам 1937-07-20 Уфа 1890-12-10 Әхмәтзәки Вәлиди Вена университеты тарихчыуниверситет профессорысәясәтчехәрби хезмәткәрпублицисттөркиятче Бонн университетыГөттинген университетыИстанбул университеты 1970-07-26 Истанбул 1903 Сәғәҙиев Фәтҡул Сәғәҙи улы сугышчы 1943-02-22 Луганск өлкәсе 1905-01-01 Сәгыйдә Рәшитева актёр Башкорт дәүләт академия драма театры 1988-02-21 Уфа 1905 Абдуллин Ғарифулла Ғәйфулла улы сугышчы 1942-07-22 Орёл өлкәсе 1925-06-15 Нур Зарипев Башкорт дәүләт университетыСБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе әдәбият белгечефольклорчыәдәби тәнкыйтьче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты 1997-09-06 Уфа 1928-12-10 Anvar Sachibgareevitsj Bachtijarov Макар урта мәктәбе 1995-06-25 Яңавыл 1933-03-08 Рысбаев Марат Кашаф улы сәясәтчефирка эшлеклесе 2015-04-29 1943-04-20 Фәрзәнә Сәгыйтова җырчыпедагогмөгаллим

Әхмәтзәки Вәлиди Ә.С.Бәхтияров Н.Т.Зарипов Т.Рәшитова Ф.Ф.Сәгыйтова

Искәрмәләр

Чыганаклар Башкорт энциклопедиясе