Сембер (, , ), Ульян — Россиядәге шәһәр, Сембер өлкәсе администрациясе үзәге. Бу шәһәр Идел яры буенда урнашкан. Хәзерге шәһәр башлыгы — Панчин Сергей Сергей улы.

Халык саны — 613 793 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 637 288 кеше (2010).

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».

Исеме Шәһәрнең беренче исеме, Сембер Болгар кенәзе артыннан бирелә. Шуңа күрә ул урысча да Синбирск, аннары Симбирск булып тора. 1924 елда ул Ульянов-Ленин артыннан Ульяновск дип аталган.

География Шәhәр Идел елганың сул ягында, Мәскәүдән 890 километр көчыгыштарак урнашкан. Муниципаль берәмлек буларак Новоульяновск шәһәр округы, Чардаклы һәм Сембер районнары белән чикләнә.

Куйбышев тимер юлының Ульяновск станциясе. Шәһәр аша А151 (Сембер — Чуел — М7 автоюлы), Р178 (Саранск — Сембер — Мәләкәс — Самар), Р228 (Сембер — Сызран — Сарытау — Волгоград), Р241 (Сембер — Буа — Казан) автоюллар баралар.

Сембердән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Түбән Новгород ~ 482 кмВологда ~ 1042 кмПетербург ~ 1639 км Чабаксар ~ 246 кмЙошкар-Ола ~ 336 кмКиров ~ 629 кмКазан ~ 267 кмИжау ~ 587 кмПермь ~ 868 км Саранск ~ 230 кмМәскәү ~ 903 кмСмоленск ~ 1327 км160px|center|Роза ветровМәләкәс ~ 85 кмУфа ~ 578 кмЧиләбе ~ 975 кмПенза ~ 315 кмВоронеж ~ 856 кмСочи ~ 1855 км Сарытау ~ 446 кмӘстерхан ~ 1272 кмМахачкала ~ 1685 кмТольятти ~ 184 кмСамар ~ 242 кмЫрынбур ~ 627 км

Климат Уртача еллык температура — +5,0 °C Уртача еллык җил тизлеге — 3,9 м/с Уртача еллык һава дымлылыгы — 74%

Тарих 250px|right Сембер крепостена Хитрово Богдан Матвей улы 1648 елда нигез салган.

1670 елның октябрендә Семберне Степан Разин гаскәрләре чолганышка алганнар, ләкин алар патша гаскәре тарафыннан җиңелгәннәр; Степан Разин үзе дә яралана.

1774 елда Сембер острогында Емельян Пугачёв ябып тотылган.

1708—1717 һәм 1728—1780 елларда — Казан губернасы составында, 1737 елдан аның Сембер провинциясе үзәге, 1780 елдан — Сембер үзәге,1796 елдан — Сембер губернасы үзәге.

XIX гасырда — Идел буендагы икмәк, балык, терлек һәм урман сәүдәсе эре үзәкләреннән берсе. 1790-елларда Сембердә беренче театры ачыла, 1840-елларда театр училищесы.

1856 елда Сембер шәһәрендә 26 чиркәү, 2613 йорт һәм 677 лавка (кибет) булган. 1890-елларда тимер юл Семберне Инза белән, ә XX гасыр башында — Бөгелмә белән тоташтырыла.

1918 елның июньдә Сембер акгвардиячеләр һәм чехословаклар тарафыннан басып алына. Шул ук елның сентябрьдагы Сембер операциясе нәтиҗәсендә азат ителә.

1924 елда Владимир Ульянов-Ленин хөрмәтенә Сембергә Ульяновск исеме бирелә. 1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — крае) составында, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе үзәге.

1943 елдан Сембер өлкәсе үзәге булып тора.

Халык 1811http://www.mojgorod.ru/uljanov_obl/uljanovsk/index.html 1840 1856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1358 1914 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~13 300 ~17 700 ~26 500 41 684 ~55 200 ~68 700 ~68 900 ~103 800 205 942 351 085 463 964 625 155 635 947 613 793 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 74,0% 75,7% татарлар 12,7% 12,6% чуашлар 7,3% 7,1% мордва 1,4% 1,3% украиннар 1,4% 1,0%

Административ бүленеш 150px|right Шәһәр 4 районларына бүленә: █ Тимер юл районы █ Идел арты районы █ Зөя арты районы █ Ленин районы

Ленин районы — шәһәрнең иң иске районы. Ул Идел һәм Зөя арасының төньягында ята вә гадәт буенча Үзәккә һәм Төньякка бүленә.

Кардәш шәһәрләр thumb|200px Оснабрүк, Алмания Крефелд, Алмания Мэйкон, АКШ Гүмрү, Әрмәнстан Шынҗэн, Кытай Оклахома-Сити, АКШ Саранск, Россия Жуковский, Россия

Шәһәрдә туганнар Владимир Ленин (1870 — 1924) — Россия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе. Александр Керенский (1881 — 1970) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе. Надия Бакыева (1912-1999), педагогия фәннәре докторы. Шакир Измайлов (1897-1937), ТАССР хезмәт халык комиссары. Асия Измайлова (1903-1993), җырчы. Назыйм Мөхитов, биатлончы. Шамил Һидиятуллин, журналист. Илдар Бикчәнтәев, футболчы. Татьяна Сушенцова (1955), шагыйрә, һөнәре буенча табиб.

Дин Православие РПЧнең Сембер митрополиясе Сембер епархиясе Спас-Вознесение соборы Ислам ҮДН карамагындагы Сембер мөфтияте «Ләйли-Җамал» җәмигъ мәчете Үзәк җәмигъ мәчете РФ МДН карамагындагы СӨ МҮДН «Ихлас» мәчете Католиклык Яһүд дине

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Яндекс.Панорамаларда

Төркем:Сембер өлкәсе Төркем:Сембер өлкәсе шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре