Бөрбаш — Татарстан Республикасының Балтач районындагы авыл. Этимология Бөр елгасының башында урнашканга, авылга Бөрбаш дип исем бирелгән. Авылның исеме матбугат чараларында еш кына Борбаш буларак языла. Россия Империясе документларында авыл Көчек Пүчинкәсе дип йөртелгән. Бөрбаш авылы турында Александр Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул, елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да «бер» сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә. Географиясе Бөрбаш Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 98 чакрым, ә район үзәге Балтачтан көньяк-көнчыгышка таба 14 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
250px|уң|thumb|Бөре елгасы Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң «Кирәмәт елга», "Чәкәмәй елга"сы, ә сул ягында «Утар елга», аның тамагында «Мәүли чишмәсе». «Аракы пешкән елга», аңа «Норма» елгасы кушыла, аннан соң зур «Мәрхаб» елгасы, аның тамагында «Мәрхаб» чишмәсе, аннан «Гайни әби чишмәсе» Бөре елгасын зур-мул сулы елга итеп туендырып торганнар. «Аракы пешкән елгада», халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куганнар. «Кирәмәт» елгасы — авылның көньягыннан Бөре елгасына тоташучы коры елга. Ярлары яшел чирәм белән капланган бу елга исеменең килеп чыгышын картлар борынгы чорлар — элек монда яшәгән удмурт-мари халыкларының тарихы белән аңлата. Аларның төрле дини йолалар башкару урыны — «Кирәмәт» елга исеме белән халык теленә кереп калган. Бөрбаш авылыннан төньякта якын гына куе урман үсә. Халык телендә ул «Даулы урман» дип йөртелә. Элекке чорларда урманга якын урнашкан Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан, Яңгул авыллары кешеләре арасында еш кына бәхәс, гауга килеп чыккан. Шуңа күрә Даулы урман дип аталган. «Утар елга». Көчек бабай оныкларының бу елга буенда зу терлек утарлары торган. Бөрбаш авылы уртасында, Утар елга тамагында урнашкан чишмә аны казыган кеше исеме белән «Мәүли чишмәсе» дип йөртелгән. Хәзер бу чишмә халыкта аны ясаган һәм карап торучы авыл карты хөрмәтенә «Юныс чишмәсе» дип атала. Авыл уртасында таллык арасында урнашкан, күп халык файдалана торган чишмә — «Әптек чишмәсе». Мәчеткә якын урнашкан бу чишмә аны казып карап тоткан югары оч хәзрәте Әхмәдулла исеме белән аталган. Ул кешенең кушаматы Әптеки булган. Бөя (плотина) буендагы наратлык янында Бөре елгасына тоташучы елганы «Йорт елга» дип атыйлар. Бөрбаш авылына нигез салучы Көчек бабайның әтисе шул елга буенда тормыш башлаган. Бөр елгасының башланган урыны — авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан Бөре чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буенча килеп утыручылар беренче мәртәбә елга суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, бу исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарихы А. Артемьев Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Алар турында башка мәгълүматлар юк. Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында яктыртыла. Шушы тарихи хезмәтне файдаланып, Бөрбашлылар Гайфи Моратов һәм Габделхак Садыйков авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагын да тулыландырганнар. Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда Җәлил хәзрәт Фазлыевның роле зур.
Бу юллар Мәчкәрә авылын Бөрбаштан чыккан Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр. Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре елгасы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты километр кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән. Көчекнең улы Туктаргали Ырынбур һәм Каргалы бистәсе тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675—1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында кабере өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х44х19. Алгы яктагы текстның 1-4 юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 юл вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән 1675-1676 елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык танылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин: «ташка бу билгедер» яки «тычкан елыдыр». Таштагы язуларны уку өчен авылга Татарстан милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде. Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөре елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур терлек утарлары тотканнар. Еллар үткән саен халык арткан, һәр елгада терлек утарлары зурайган. Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар, чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр, умартачылар. 4 тимерче алачыгы булган. Бөрбашлылар оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр. Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр. Ырынбур якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр Сәрдегән байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шул түшәгән итеккә чуар салганнар. XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе — үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре — тау башлары. Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә-як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып аларны юганнар, үзләре эрләп, суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар. Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торган, 1988 елны сүтелгән, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу — такта табылган. Бу корылма 165 ел торган. Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып, аның да манарасы киселгәч, башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп булып тора. 1865 елда туган Гариф Мөхәммәдиев авылда озак кына мулла булып торган. Курса мәдрәсәсендә укыган, гаскәри хезмәткә барып, русча яхшы белгән, взвод командиры булган. Ул оста һөнәрче дә булып, бик яхшы мастерской тоткан. Үзе столяр, үзе көпчәкче, өстәвенә оста сәгатьче дә булган. Сәгать футлярлары да ясаган. Аның урам яктан өй чарлагы башына куелган зур түгәрәк сәгате, төгәл вакытны күрсәтеп, урамнан узучыларны шаккатырган. Бакчасында төзегән, мунча белән өй арасына телефон сузган. Бу мулланың ир туганы Садыйк Мөхәммәдиев абыйсы янында мөәзин булып торган. Ул тимерче һөнәрен яхшы үзләштергән, җил тегермәне тоткан. Боларның өченче туганы Җәләл Мөхәммәдиев икенче мәхәлләдә мулла вазифасын башкарган. 1910 елгы исәп алу буенча авылда 269 крестьян хуҗалыгы булган. 269 хуҗалыкка 100 ат, 90 тирәсе сыер, 150 баш сарык, җир эшкәртү өчен 19 тимер, 30 агач сука, 15 тимер сабан, 40 агач тырма исәпкә алынган. Хуҗалыкларның күбесе үзен-үзе икмәк белән тәэмин итү өчен бик тырышса да, булдыра алмаган, чөнки бар хуҗалыкта да ат булмаган, җире дә бик аз булган. Чабата ясап, чыпта сугып тормыш алып барулары авыр булган. Хәллерәк хуҗалыклар начар яшәмәгән. Укый-яза белүчеләрнең дә саны күп булган. Иген эшләре булмаган арада ямщик булып Ырынбурга кадәр товар йөрткәннәр. Вәлиулла исемле кеше кибет салып, шунда авыл халкына кирәкле әйберләр дә сата башлаган. Авылның хәерчеләнүенә беренче бөтендөнья сугышы да нык тәэсир иткән. Авылның әзмәвердәй ир-атлары сугышка киткән, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшкән. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырылган, хәтта карт-коры, бала-чага вакытсыз дөнья куйган. Сугышка киткән ирләрнең күбесе сугышта ятып калган, кайберләре гарип булып авылга кайткан, ә кайберләре әллә кайларда чит җирләрдә пленда булып, күп казалар күреп туган якларга әйләнеп кайтканнар. Хөснетдинов Кәримулла патшаның иң зур бүләге — Георгий хачы белән бүләкләнгән. 1921 елда Идел буенда корылык булган. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп калган. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлык та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар. Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясыйлар. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар, узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр, ипи эзләп, Себер якларына чыгып киткәннәр. Юлда барганда күбесе ачтан хәлсезләнеп, бетләп, тиф белән авырып дөнья куйганнар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашканнар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштырганнар, балаларын балалар йортларына урнаштырганнар. Фазлыйәхмәтов Габдрахман Новосибирск станциясе начальнигында ат карап, аның йорт эшләрен эшләп торган. Станция начальнигы аларга Бөрбашка кайтып урнашу өчен барлык шартларны тудырган. 1923 елны махсус вагун, ат, сыер, бер өйлек агач биреп, озатып җибәргән. Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җиткән. 1918 елда авылда ярлылар комитеты төзелгән. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъмәтуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка кергәннәр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөргәннәр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Фәхретдин Баһаутдинов (Баһави Фәхретдине) сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара. Бераздан кулак дип авыл халкын Себергә сөрү башлана. Беренче булып Гариф Мөхәммәдиев сөрелүгә дучар ителә. Каралты-куралары колхозга алына, бер өендә авыл советы урнаша. Аның кече улы Казанда укыган вакытта большевикларга кушыла, авылга кайтып колхозга керә һәм беренче комсомол хәрәкәтен башлап җибәрә. Сөләйман Ибраһимовның да йорт-җире колхозга алына. Гаиләсендә 8 кеше сөрелә. Әллә ни байлыгы булмаган Габделгали Гарифының да 7 кешелек гаиләсе сөрелә. Югары мәхәллә имамы мулла Җәләл кулга алына. Йорт-җире, каралты-курасы сүтелеп, колхозга алына. Үгез Мөхәммәтгалиенең 8 кешелек гаиләсе сөрелә. Яббар Мөхәммәдгалиенең, колхозга кермәгәне өчен, мал-туарын конфисковать итәргә керәләр. Әтисе колхоз председателенә һөҗүм итмәкче булгач, боларның барысын да Магнитогорскига сөрәләр.