Монгол теле ( mongɣol xele, Монгол хэл) — бу төшенчә Монголиянең монголлары телен вә барча Монгол төркеме телләрен аңлата. Моннан тыш «Монгол теле» термины белән шулай ук борынгы гомуми Монгол телен һәм иске язудагы Монгол телен атыйлар.
Монгол теле тар мәгънәдә Монголиянең төп халкы булган монголларның, Кытайдагы Эчке Монголия һәм башка провинцияләрдә яшәүче монголларның төп аралашу теле. Төп диалект буенча гадәттә халха-монгол яки халха кенә дип атала.
Халха-монгол теленең әдәбият нормасы һәм Монголиянең дәүләт теле статусы бар. Бу телдә сөйләшүчеләр саны 2,3 млн. кеше чамасы (1995). Халха диалекты монгол теле диалектларының үзәк төркеменә керә. Шулай ук көнчыгыш һәм көнбатыш диалекталь группалар да аерыла. Диалектлар арасындагы аермалар нигездә фонетикада ята.
Монголиянең милли теле буларак Монгол халык революциясеннән (1921) соң халха диалекты нигезендә төзелә башлады. 1943 елдан башлап аның язуда кирил әлифбасы кулланыла башлый.
Монгол телләре төркеме Халха-монгол теле белән монгол язуы теле монгол телләре төркеменә керә. Бу төркем түбәндәге төркемнәргә бүленә: Төньяк-Монгол телләре: бүрәт, калмык, ордос, хамниган, ойрат; Көньяк-Монгол телләре: дагур, шира-югур, дунсян, баоань, ту; Әфганстандагы могол теле башкалардан нык аерылып тора. Бу телләр бер-берсенә бик якын.
Төзелешләре буенча алар флективлык элементлары белән агглютинатив телләр буларак саналалар.
Монгол теле һәм кирилл әлифбасы Монгол теле әлифбасында 35 хәреф:
Поз. Кирилл әлифбасы Исем IPASvantesson, Jan-Olof, Anna Tsendina, Anastasia Karlsson, Vivan Franzén. 2005. The Phonology of Mongolian. New York: Oxford University Press: 30-40. ISO 9 Стандартроманизация THL Конгресскитапханәсе 1 Ааа a a a a 2 Бббэ b b b b 3 Вввэ v v w v 4 Г ггэ g g g g 5 Дддэ d d d d 6 Еее e ye, yë ye, yö e 7 Ёёё ë yo, yö yo ë 8 Жжжэ ž j j zh 9 Зззэ z z z z 10 Иии i i i i 11 Ййхагас и j ĭ i ĭ 12 (Кк)ка (, ) k k k k 13 Ллэл , l l l l 14 Ммэм , m m m m 15 Ннэн , , n n n n 16 Ооо o o o o 17 Өөө ô ö ö ö 18 (Пп)пэ (, ) p p p p 19 Ррэр , r r r r 20 Ссэс s s s s 21 Тттэ , t t t t 22 Ууу u u u u 23 Үүү ù ü ü ü 24 (Фф)фэ, фа, эф () f f f f 25 Хххэ, ха , h x kh kh 26 Цццэ c c ts ts 27 Чччэ č č ch ch 28 Шшша, эш š š sh sh 29 (Щщ)ща, эшчэ () ŝ šč shch shch 30 Ъъхатуугийн тэмдэг ʺ ı ʺ ı 31 Ыыэр үгийн ы y y î y 32 Ььзөөлний тэмдэг ʹ ʹ ĭ i 33 Эээ è e e ê 34 Ююю , û yu, yü yu, yü iu 35 Яяя , â ya ya ia
Шулай ук карагыз
Төркем:Монгол телләре