Хәммәт Җиһаншин (, — , ) — МВД хезмәткәре, аеруча куркыныч җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган.

Тормыш юлы Хәммәт Морат улы Җиһаншин тумышы белән Нижгар өлкәсенең Шөбиле авылыннан. Армия хезмәтен үтәгәчтен, милициянең Мәскәү метрополитенын саклау бүлегенә урнаша. Спорт (дзюдо) белән шөгыльләнә.

1995 елның гыйнварында Чечня вакыйгалары сәбәпле Мәскәүдә хезмәтнең көчәйтелгән режимы кертелә. 6 гыйнвар көнне өлкән сержант Хәммәт Җиһаншин үзе генә Авиамоторная станциясенә хезмәтен үтәргә чыга. Кичке 8дә шикле күренгән Кавказ кыяфәтле өч ир-атны туктата да документларын тикшерергә хезмәт бүлмәсенә озата. Шәхси документларының ялган икәнлеге беленгәч, җинаятьчеләрнең берсе алтатарын чыгарып милиционерның муены турысына төбәп ата. Хәммәт моны күреп өлгерә, җинаятьчене этеп җибәрә, ләкин пулядан саклана алмый. Бандитлар паспортларын җыештырып, чыгып качалар. Ашыгыч медицина ярдәме төркеме яралы хезмәткәрнең гомерен саклап кала алмый.

Җинаятьчеләр төркеменең эзенә тиз төшәләр, чөнки милиционерның үлгәндә йомарланып каткан йодрыгында берсенең башкалада теркәлү турындагы белешмәсе кала. Берничә көннән өчесе дә тотылалар. Х.Җиһаншинны үтергән алтатардан ике ай элегрәк кенә бер инкассатор үтерелгән, икенчесе каты яраланган.Коммерсант. 08.09.1995, 00:00 Ликвидирована опасная банда

Каһарманнарча һәлак булган милиция хезмәткәре Х.Җиһаншин Батырлык орденына лаек дип табылган. Туган авылының зиратында җирләнгән.

Гаиләсе Атасы Морат исемле, анасы — Зөлхиҗә. Өйләнгәч, хатыны Наилә Кыям кызы белән бер кыз үстергәннәр.

Искәрмәләр

Чыганак Не только свет угасших звёзд… // Татар дөньясы. № 5 (6448) 2021

Төркем:Милиционерлар Төркем:Нижгар өлкәсендә туганнар Төркем:Батырлык ордены кавалерлары