Ирнур яки ЯңавылРегионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник/[отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин]. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2016. — 329, с. + 1 л. карта. (, ) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Административ бүленеш ягыннан Портянур авылы җирлеге составына керә.

География Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Иделнең сул кушылдыгы Илләт елгасы кушылдыгы Бәрәңге елгасының сул ярында, автомобиль юлында, җирлекнең административ үзәге Бәрәңге бистәсеннән 200 м көньяктарак урнашкан.

Климат Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы −14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.

Сәгать поясы Ирнур авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә. Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Административ бүленеш XVIII гасыр башында торак пункт Казан губернасы Казан өязе Алат юлының Лаж волостена, 1762 елда Казан өязе Әтнә волостена, XVIII гасыр ахырында Вятка губернасы Уржум өязе Бәрәңге волостена карый. XIX гасырда Уржум өязенең Төрек волосте составына керә. 1920 елда Мари АӨ составына кертелә. Сернур, 1924 елдан Мари-Төрек кантоннары составында була, 1931 елдан — Бәрәңге районында. Деревня Ляжбердино (Лажы, починок Ляжбердино).

Атамасы XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр уртасындагы беренче документларда Ире елгасы буендагы «Ирь татар» авылы телгә алына. Авылны рәсми рәвештә «Ирнур» дип атыйлар, мари теленнән тәрҗемә иткәндә ул «Ир (Ировка) елгасы буендагы кыр» дигәнне аңлата.Тулырак «Родная Нократ» сайтында.

Тарих Җирле халык Ирнур авылына 1659 елда нигез салынган дип саный. XVII гасырның икенче яртысында Казан аръягыннан татарлар күчеп килгәнче, биредә марилар яшәгән.

1719 елдан телгә алына. 1801 елда биредә 84 кеше исәпкә алынган.

1859 елда Ирнур авылының 51 йортында 166 ир-ат һәм 149 хатын-кыз җан исәпләнә. 10 елдан соң йортлар саны 97 гә, халык саны 473 кешегә җиткән, шуларның алтысы руслар булган. Крестьяннар 194 ат, 291 баш мөгезле эре терлек, 288 сарык, 50 кәҗә, 12 умарта кортлары асраганнар, алар 3 пот бал, 44 кадак балавыз биргәннәр. Авылның Копшерка елгасы буенда су тегермәне булган.

1876 елда басылып чыккан «1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә» торак пункт Нократ губернасы Уржум өязенең Ирнур казна авылы буларак телгә алына. Ир елгасы буенда, Иске Казан коммерция юлының уң ягында, өяз шәһәре Уржумнан 64 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станоклы фатирдан 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 87 йортта 485 кеше (242 ир-ат һәм 243 хатын-кыз) яшәгән, мәчет булган.

1884 елда 138 йорт исәпләнгән, 1905 елда 176 йортта 1001 кеше яшәгән, барысы да татарлар. 1924 елда Ирнурда 1242 кеше (257 йорт), 1940 елда 1194 кеше (249 хуҗалык) яшәгән. 2003 елда авылда 187 йорт исәпләнгән. Совет чорында «Алга», «Яңа тормыш» һәм «Яңа юл» колхозлары эшләгән.

Халкы

Милли состав 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 565 кешедән 99 % тәшкил иткән. 2010 елда 500 кеше яшәгән.

Дин Авылда агач Җәмигъ мәчет 1859 елдан билгеле, аның каршында мәдрәсә дә була.

1869 елда авылда Коръән өйрәнү буенча 4 шәхси мәктәп тә эшләгән, анда 110 бала укыган, шул исәптән 43 малай, 67 кыз.

1997 елдан таш мәчет эшли.

Шәхесләр Муса Галләмов (1992), спортчы (көрәш), дөнья чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2015).

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1992-07-01 Муса Галләмов Мари дәүләт университеты спортчыкөрәшче Лаеш районы

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Мари Иле татар авыллары Төркем:Бәрәңге районы торак пунктлары