Анна Барбара Рейнхарт (немец телендә: Anna Barbara Reinhart; 1730 елның 12 июле, Винтертур, Цюрих кантоны, Швейцария — 1796 елның 5 январе, шунда ук) — швейцарияле математик.

Тәрҗемәи хәле Бала чагында аттан егылып төшү нәтиҗәсендә җитди җәрәхәт алган һәм гомере азагына кадәр озак дәверләр буена караватта яткан. Аны дәвалаган табип Аннаның математикага һәвәслеген күреп алган һәм аның белән шөгыльләнә башлаган. Математиканы Леонард Эйлер, Габриэль Крамер, Питер ван Мушенбрук, Жером де Лаланд һәм башкалар китаплары буенча өйрәнгән. Хатлар язышкан булган, кайвакыт аңа үз вакытының мәшһүр галимнәре килгән. Математика дәресләрен биргән. Вакыт белән үз өлкәсендә абруй булып танылган булган. Рейнхарт иншаларының кулъязмалары сакланып калмаган. Берничә замандашының фәнни эшләрен мөхәррирлек кылган. Исаак Ньютонның «Табигый фәлсәфәнең математик башлангычлары» фундаменталь хезмәтенә комментарий язган, шулай да ул үлеменнән соң югалтылган булган.

Кайбер замандашлары, мәсәлән, Даниил Бернулли, Рейнхартның фәнни эшләрен югары бәяләгән һәм аны Эмили дю Шатледан югарырак куйган. 1796 елда 65 яшендә тоз утыру авыруы катлаулануыннан һәм балачагында алган җәрәхәт нәтиҗәләреннән үлгән.

Истәлеге 2003 елда туган шәһәре Винтертурда аның исеме белән урам аталган булган.

Искәрмәләр

Әдәбият Anna Barbara Reinhart

Сылтамалар Anna Barbara Reinhart Reinhart, Barbara, Mathematikerin, 1730—1796 Төркем:Математиклар