Камил Мотыйгый (Төхфәтуллин Камил Мотыйгулла улы, 1883—1941) — татар журналисты, җырчы (баритон), нәшир. 1883 елда Җаек шәһәрендә мулла, укытучы Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә туа.
1905—1907 елларда «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларынының, «Фикер» гәҗитенең мөхәррире һәм нәшире. «Уралец» гәҗитенең нәшире. «Яңа тормыш» гәҗитен оештыручылардан.
1909—1917, 1925—1929 елларда концерт эшчәнлеген алып бара.
Гаиләсе Хатыны Зарифә, кызы Рәисә, уллары Дәүләт (опера җырчысы, театр факультетын тәмамлаган), Рәфкат, Хәмит (опера җырчысы; Хәмитнең хатыны Хөснурый, кызы Надия).Зилә Мөбәрәкшина. Беренче профессиональ татар җырчысы, язучы, нәшир: Камил Мотыйгый турында кызыклы фактлар. Интертат, 14.04.2023
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар Милләттәшләр «Камил Мотыйгый»
Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Габдулла Тукай