Тугай — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, Сабай авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 300 кешенең яшәве мәгълүм. Демография
2002 елда Тугайда 56% халык татар итеп, 42% башкорт итеп яздырылган.
Мәгариф Тугай төп (9 еллык) мәктәбенең 1902 елда салынган элекке ике катлы агач бинасы авария хәлендә иде. 2008 елда ул прокуратура кисәтүе белән ябылган. Иске бина ремонтланганнан соң 2009 елда мәктәп яңадан ачылды. Тасма кисү тантанасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов катнаша.. 2008-09 уку елында биредә 45 бала укый, шул исәптән 16сы күрше Яңа Сабай (Идәшбаш) авылыннан йөреп укый. Алар өчен 16 урынлык интернат эшләнгән.
Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 50 км авыл җирлеге үзәгенә (Иске Сабай): 5 км тимер юл станциясенә (Бүздәк): 43 км
Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1930-03-15 Сабах Сәлимев 1997-12-22 Уфа
Сабах Сәлимов (1930-1997), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Искәрмәләр
Чыганаклар Сельское поселение Сабаевский сельсовет
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан
Төркем:Бүздәк районы