Рифат Әхмәдиев, Рифат Хәсән улы Әхмәдиев (Рифат Хасанович Ахмадеев, 1990 елның 27 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Уракчы) ― драма актеры, 2013 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Дамирә Кузаева исемендәге (2024) һәм «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1990 елның 27 июлендәБүген безнең театр артистыбыз - Әхмәдиев Рифат Хәсән улы туган көнен билгеләп үтә! Альметьевский театр Вконтакте, 27.07.2021 Балык Бистәсе районының татар-рус катнаш Уракчы авылында туган. Гаиләдә 2 малай булганнар. Әтисе Хәсән үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгәнРузилә Мөхәммәтова. Рифат Әхмәдиев: «Мин, гомумән, булганыннан риза. Тормышымны шушы театр тутыра». Интертат, 9.04.2025.

Авылдагы мәктәптә русча белем алган (татар теле һәм әдәбияты да кергән). Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кергән (Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2010) Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев курсы). 2013 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән.

Ырынбур дәүләт югары белем ала (режиссер профессор Булат Батыр улы Хәйбуллин курсыХайбуллин Булат батырович. Педагогический состав. ОГИИ им. Л. и М. Ростроповичей).

Иҗаты 2017 елда Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан тапшырылучы «Ел актеры» премиясе лауреаты булган. 2024 елда Әлмәт татар драма театры актерлары составында «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лаек булган. 2024 елда Әлмәт театрының Дамирә Кузаева исемендәге премиясеПремия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләртапшырылган.

Иң яраткан рольләре ― Хәйбулла («Кызлар килде авылга»), Әбүзәр («Кар астында кайнар чишмә»), Илшат («Синсез килгән язлар»).

Уйнаган рольләре Мортай ― «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт), Самсон ― «Ромео һәм Джульетта» (У. Шекспир), Айдар ― «Амазонка» (И. Зәйниев), Сөләйман ― «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков), Гном, Шамакай ― «Елның дүрт фасылы» (Р. Фәтхиев), Галим ― «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин), Бертуганның улы ― «Бистә фәрештәсе» (), Ваня ― «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина), Официант ― «Качаклар» (Н. Исәнбәт), Былтыр ― «Шүрәле-шоу» (Э. Шахов), Әбүзәр ― «Кар астында кайнар чишмә» (А. Гыйләҗев), Валер ― «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж. Б. Мольер), Якуб ― «Тыкрыкта булды бу хәл» (З. Хәким), Равил (физрук) ― «Сагынуларга ни чара» (И. Зәйниев), Илшат ― «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова), Хәйбулла ― «Кызлар килде авылга» (Н. Гаетбай), Ифрит ― «Ак бүре соры буре» (А. Садриев) Салават ― «Хыял йорты» (И. Зәйниев), Виктор ― «Син кайда идең?» (Я. Пулинович), Курчак hәм авыл кешесе ― «Микулай» (М. Гыйләҗев), Тимерхан ― «Йөрәк сере» (Л. Әминова), Заман ― «Җил артыннан» (М. Спенглер, ), Милиционер ― «Агыйделнең аръягында» (Х. Сарьян), Тимур ― «Ана җыры» (З. Хәким), Нургали, Листунов ― «Ат карагы» (Т. Миңнуллин), Хамис ― «Бер хыянәт тарихы» (Р. Сабыр), Хәсән Минханов ― «Нечкәбил» (М. Гыйләҗев), Милиционер ― «Йорт» (Р. Сабыр), Рафаэль ― «Сөюгә сусаганнар» (Р. Насыйбуллина), һ.б.

Фильмография 2021 ― «Исәнмесез» (; режиссёр Илдар Ягъфәров фильмы, сценарий авторы Мансур Гыйләҗев) ― Тамерланның улы В Альметьевском драмтеатре пройдут Дни татарстанского кино. Селдон Новости, 15.09.2022

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 ― Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан тапшырылучы «Ел актеры» премиясе лауреаты ― А. Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектаклендә Әбүзәр роле өчен (Булат Хәйбуллин сәхнәләштергән Мәхәббәт бәхәстән башланса. «Шәһри Казан», 21.02.2017)В Альметьевске состоялось вручение премии «Актер года». almetievsk-ru, 8.10.2017 2024 ― Әлмәт татар драма театры актерлары составында «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе ― Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» спектакле өченР. Мөхәммәтова. Әлмәт театры артистлары «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024 2024 – Дамирә Кузаева исемендәге премия – иҗади активлыгы һәм профессионализмы өчен Әлмәт театры 80 нче сезонын ачты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 20.09.2024

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны Ләйсән Рафаэл кызы (Заһидуллина, 1994 елның 3 маенда Спас районы Ямбакты авылында туган), 2014 елдан Әлмәт театры актрисасы Ахмадеева Лейсан Рафаэловна. Альметьевский татарский государственный драматический театр. Кызлары Таңсылу.

Искәрмәләр

Сылтамалар Ахмадиев Рифат Хасанович. almetteatr.ru

Төркем:Россия актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары