Мәлләтамак мәчете, шулай ук «Сөләйман» мәчете () ― Татарстанның Мөслим районы Мәлләтамак авыл җирлеге административ үзәге Мәлләтамак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ТР МДН Мөслим районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих 1870 ел мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирәхтә волостена караган авылда мәчет, мәктәп эшләгән. ХХ гасыр башында 3 мәхәлләдә 3 мәчет, мәдрәсә (1908 елдан), 3 мәктәп эшләгән Мәлләтамак. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе.

1905 елгы инкыйлаб йогынтысында, 1908 елда авылда 4 класслы мәдрәсә ачылган. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәрдән арифметика, элементар география, тарих укыту бик чикләнгән. Мәдрәсәдә укыту өчен Олы Чакмактан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Шакир мулла чакырып китерелгән. Аның 1909 елда Уфадан география картасы, глобус, , , , карандаш кебек уку әсбаплары алып кайтуы авыл халкы өчен шаккатарлык вакыйга булган, аларны күрергә авылның бөтен халкы җыелган.

Мәлләтамакта 3 мәхәлләдә өч мәчет эшләгән. Нигъмәтелгата, Минһаҗ, Әшрәфҗан исемле кешеләрнең мулла булуы билгелеӘ. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы, 2003. ― Б.164-165.

Совет власте ныклап урнашкач, Мәлләтамактан Нигъмәтелгата, Минһаҗ, Әмир муллалар эшләреннән читләштерелеп, төрлечә мәсхәрәләнеп, сөргенгә сөрелгәнӘ. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы, 2003. ― Б.80

Яңа заман Урыны Мәлләтамак авылында, Яр Чаллыдан Мөслимгә баручы юлның уң ягында, тау башында, барлык яктан да күренә торган урында яңа мәчет салынган Нәкъ 20 ел элек М.Тамак авылында,тау башында, барлык яктан да күренэ торган урында, мәһабәт мәчет салынды. Исполнительный комитет Мелля-Тамакского СП, 2.11.2024. Мәчет янәшәсендә Тукай исемендәге парк булдырылган. Әлеге паркта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (бюст) урнаштырылган.

Мәлләтамак авылындагы «Сөләйман» мәчете 2004 елда, Ураза бәйрәменә ачылган. Иганәче ― 1950 елда Мәлләтамакта туган, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов Юнусов Рафаэль Сулейманович генеральный директор АО «Челны-Хлеб». «Бизнес Online». Ул мәчетне төзетүне үз өстенә алган, бүген дә иман йортын эшләтү буенча чыгымнарны үзе каплый 20 лет назад начала служить жителям села Мелля-Тамак мечеть «Сулейман». Альберт Хузин ВКонтакте, 2.11.2024.

Мәчеткә Рафаэль Сөләйман улы Юнысовның Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып (кулсыз) кайтып, гаилә корган, дүрт бала үстергән әтисе Сөләйман Юнысов хөрмәтенә «Сөләйман» исеме бирелгәнФлүр Баһаутдинов. Гомер юллары / Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар. К.: Идел-Пресс, 2006. ― б.272. ISBN 5-85247-005-4.

Имам-хатыйб 2004 елдан имам-хатыйб ― Мортаза улы Өлфәт хәзрәт МортазинМуртазин Улфат Муртазинович. Авылдагы икенче мәчет эшләми.

Искәрмәләр

Сылтамалар Мәлләтамак. Tatarica Онлайн-энциклопедиясе

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Мөслим районы мәчетләре