Шерплар Шерпы. Русский орфографический словарь, шулай ук Шерпалар (, shar pa ‘көнчыгыш кешеләре’ Vajra bookshop) ― Көнчыгыш Непалда, Джомолунгма (Эверест) тавы тирәсендә, шулай ук Һиндстанда яшәүче халык. Тау маршрутларын узуда аерым осталыкка ия (шуның нәтиҗәсендә еш кына Европа альпинистларына юл күрсәтүче булып хезмәт итәләрШерпы. Метасловарь. Грамота.ру). Үз атамалары — шаркхомбо.

Шерплар саны 30 елда арткан: 1975 елда бу халыкның 25 мең, 2001 елда 154 622 вәкиле теркәлгән.

Тел Шерплар сөйләшә торган тел ― Кытай-Тибет теле кангпо (яки ) теле, Тибет-Бирма телләренә карый. Язу ― тибет язуы. Шулай ук Тибет һәм Непал телләре киң кулланыла.

Дин Төп дин ― буддизм. Шерпларның 93% ы — буддачылар, 6,26% ы — индуистлар, 0,63% ы — христианнар һәм 0,20% ы — дине тарафдарлары.

Һөнәр Традицион шөгыльләр ― авыл хуҗалыгы (бодай, арпа, карабодай, кукуруз, бәрәңге, яшелчәләр үстерү) һәм тау терлекчелеге (сарыклар, , дзо ― як һәм сыер гибриды). Терлек, йон, май, сыр, коры эремчек белән сәүдә итү. XX гасыр уртасына кадәр алар тоз, йон, тимер һәм ашлык белән сәүдә иткән. Шерплар биек тау экспедицияләре өчен гид һәм йөк ташучы (грузчик) сыйфатында файдаланыла. Традицион һөнәрләр ―― бәйләү (йон юрган, келәм, чапан), агачка уеп бизәк ясау.

Тормыш рәвеше Шерплар ике ассоциациягә бүленә ― «кхадева» һәм «кхаменду», алар составына 21 «клан» керә. Гаиләләр зур түгел, никах .

Торак пунктлар

Шерпларның сезонлы миграция белән бәйле берничә типтагы тораклары бар. «Кышкы» авылларда (гунза) йортлар ике катлы, аскы кат сарай һәм келәткә бүленгән, өске кат гадәттә бер бүлмәле торак бинадан гыйбарәт. Стеналары таштан, түбәсе ике яктан да такталардан. Икенче катта тәрәзәләр. Тау көтүлекләрендәге «җәйге» авылларда (йерза) таш плитәләрдән өелгән бер бүлмәле таш тораклар. Биек тау лагерьларында (реза) йортлар таштан төзелгән, вакытлы түбәсе бамбуктан түшәлгәнВ. А. Тишков. Народы и религии по всему миру. Энциклопедия. М.: БРЭ, 1999. ISBN 5-85270-155-6.

Традицион кием Традицион кием ― озын һәм киң җиңле күлмәкләр, хатын-кызлар ― якасыз, ирләр ― мини-якалы күлмәкләр, ирләр өчен жилетлар, хатын-кызлар өчен киң җиңле йон трикотаж халатлар. Ирләр өчен киң туры чалбар, хатын-кызлар өчен итәк һәм алъяпкыч, бөгелгән оеклы һәм бай бизәкле озын итекләр. Баш киемнәре ― ир-атларның фетр һәм мехтан, хатын-кызларның колакчынлы конус. Затлы һәм ярымкыйммәтле металллардан эшләнгән зәркән әйберләре ― муенсалар, алкалар, беләзекләр таралган.

Шерпларның киеме тибетлылар киеменә охшаган. Соңгы вакытта өйдә эшләнгән йон һәм ефәк киемнәрне фабрикада тегелгән киемнәр алыштыра. Күп кенә шерплар хәзер үзләренең традицион милли киемнәре урынына көнбатыш (европача) киемнәр кия.

Традицион ризыклар Төп азык продуктлары булып кукуруз, бодай, арпа, карабодай, бәрәңге, пешкән һәм киптерелгән ит тора. Шерплар традицион ризыклардан мо-мо әзерли. Әлеге милли ашамлыкның составы пилмәнле шулпаны хәтерләтә. Шерплар дөге һәм арпадан ясалган сыра һәм чәй ярата. Чәй эчү йоласы көнгә берничә тапкыр үткәрелә.

Танылган шерплар

(1982), планетаның иң югары ноктасына ― Эверестка менү тизлеге буенча дөнья рекорды куйган альпинист (2003).

Искәрмәләр

Сылтамалар Вьючные люди. Шерпы – незаменимые проводники альпинистов в Гималаях. ХроноScio

Төркем:Әлифба буенча халыклар Төркем:Непал халыклары Төркем:Һиндстан халыклары Төркем:Тибет-Бирма халыклары