Елан абагасы (лат. Ophioglossum) - елантел, елан абагачалар семьялыгыннан абага ыругы. Офиоглоссум исеме грек теленнән "елан теле" дигәнне аңлата.eFloras: Ophioglossum accessed 14 February 2014. Аларның космополит таралышы нигездә тропик һәм субтропик поясларда күәтелә.

Бу ыруг үсемлекләр патшалыгында хромосомаларның иң күп санына ия, ләкин популяр ышануга каршы, барлык билгеле организмнардан иң күп хромосомалар бу үсемлектә түгел, ә беркүзәнәкле Sterkiella histriomuscorum организмында күзәтелә.

Таралуы 45 кә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буенча, башлыча, тропикларда киң таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади елан абагасы (О. vulgatum), нигездә, Көнбатыш Кама алдында очрый. Дымсу болыннарда һәм урман аланнарында үсә.

Тасвирлау 5-30 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамыр системасы вертикаль, күп санда өстәмә озын тамырлары бар. Яфраклары спорасыз һәм споралы 2 өлештән тора. Спорасыз өлеше йомыркасыман яки эллиптик формада, чите бөтен, шома, аска таба тарая төшеп, нигезе белән споралы сабакның янына тоташкан. Соңгысы – сабак формасында, очында 2 рәт булып тезелгән түгәрәк спорангийлардан торган цилиндрсыман башак белән төгәлләнә. Споралары июнь-июльдә өлгерә. Августка үсемлекнең җир өсте өлеше үлә. Җылы яратучан. Уңайсыз климат шартларында йокы халәтендә калырга мөмкин. Тамыр үрентесеннән үрчи.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).Елан абагасы :: Татарская энциклопедия TATARICA

Үсемлекнең споралар ясаучы сабагы елан теленә охшаган, атмасы да шуннан килеп чыккан. Һәрбер үсемлек, гадәттә, кечкенә, челтәрле, бүлгәләнмәгән яфрак үстерә һәм яфрак сабагыннан спора сабаклары үсеп чыга. Бу сабак очларында спорангийлар урнашалар.eFloras: Ophioglossum accessed 14 February 2014.

Яфрак пластинкасы үз урынында булган вакытта, споралы сабак булмаска да мөмкин. Шулай ук үсемлекләр һәрвакыт яфраклар чыгармый, кайвакыт ел дәвамында алар туфрак астында гына яшиләр, туфрак гөмбәләре белән ассоциация хисабына тукланалар.

Ophioglossum malviae дөньядагы иң кечкенә җир абагасы буларак билгеле.Discovery of the World’s Smallest Terrestrial Pteridophyte

Таксономия Офиоглоссум башка төрләр белән чагыштырганда югары хромосома санына ия, полиплоидия (хромосомаларның берничә копиясе) аркасында аның 120дән 720 кадәр хромосомасы булырга мөмкин. Мейоцитларында (спора тудыручы күзәнәк) 1260ка якын хромосома бар, алар мейозны кичерәләр һәм һәркасына хромосомаларның берәр генә копиясе кертелгән спораларны барлыкка китерәләр. Ophioglossum reticulatum төрләре күп күзәнәкле организмнар арасында иң күп хромосомаларга ия.Genome size expansion and the relationship between nuclear DNA content and spore size in the Asplenium monanthes fern complex (Aspleniaceae)

Төрләре 2021 елның декабрендә чыккан Дөнья Абагалары (World Ferns) исемлегенә караганда, ыругка алда күрсәтелгән төрләр керә:

Goswamia Ophioglossum costatumR.Br Ophioglossum eliminatum Khand. & Goswamy – status uncertain Ophioglossum gomezianum Welw. ex A.Braun Ophioglossum gujaratensis S.M.Patil et al. Ophioglossum hitkishorei M.Patel & M.N.Reddy Ophioglossum indicum B.L.Yadav & H.K.Goswami Ophioglossum isanensis Petchsri, Li Bing Zhang & Jaruwatt. Ophioglossum malviae M.Patel & M.N.Reddy Ophioglossum nudicaule L.fil. Ophioglossum raphaelianum Anto et al. Ophioglossum rubellum Ophioglossum trilokinathii Haukia Ophioglossum crotalophoroides Ophioglossum opacum Ophioglossum tuberosum Whittieria Ophioglossum engelmannii Ophioglossum s.s. Ophioglossum ammophilum – sometimes included in O. gomezianum Ophioglossum austroasiaticum – possibly a synonym of O. reticulatum Ophioglossum azoricum Ophioglossum californicum Ophioglossum caroticaule Ophioglossum convexum Ophioglossum coriaceum Ophioglossum fernandezianum – doubtful species Ophioglossum × giovanninii Ophioglossum gracile – may be included in O. gramineum Ophioglossum gracillimum Ophioglossum gramineum Ophioglossum harrisii Ophioglossum jaykrishnae – provisionally accepted name Ophioglossum kawamurae Ophioglossum lancifolium Ophioglossum latifolium Ophioglossum lineare – possibly a synonym of O. parvifolium Ophioglossum louisii Ophioglossum lusitanicum Ophioglossum lusoafricanum Ophioglossum melipillense Ophioglossum namegatae – probably a synonym of O. petiolatum Ophioglossum oblongum H.G.Zhou & H.Li Ophioglossum parvifolium Hook. & Grev. Ophioglossum parvum M.Nishida & Kurita Ophioglossum petiolatum Hook. Ophioglossum × pierinii Peruzzi, Magrini, Marchetti & Viane Ophioglossum polyphyllumA.Braun Ophioglossum × pseudoazoricum Peruzzi, Pierini, Magrini, Marchetti & Viane Ophioglossum pusillumRaf. Ophioglossum reticulatum L. Ophioglossum sandieae J.E.Burrows Ophioglossum scariosum Clausen Ophioglossum thermale Kom. Ophioglossum thomasii Clausen Ophioglossum vulgatum L. Ophioglossum yongrenense Ching ex Z.R.He & W.M.Chu

Бу ыругка урнашуы мөмкин булган төрләр:Hassler, Michael (2004–2021).

Ophioglossum bergianum Schltdl. = Rhizoglossum bergianum Ophioglossum falcatum (Presl) Fowler = Ophioderma falcatum Ophioglossum intermediumHook. = Ophioderma intermedium Ophioglossum simplex Ridley = Ophioderma simplex

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Татарстан табигате