Сосмак мәчете () ― Удмуртиянең Можга районы Сосмак авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Тарих Авылга 1880 елда хәзерге Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Сосмак авылыннан күчеп килгән 5 кеше нигез салган, соңыннан гаиләләре дә күченеп, авыл зурайган. Авылда ике мәчет эшләгән чаклар да булганЭльвира Хуҗина. Зур тарихлы кечкенә авыл. «Яңарыш», 18.04.2024.

1890 елда агач мәчет төзелгән. Мәзин булып хәзерге Киров өлкәсе Малмыж районыннан Мөхәммәтша исемле кеше эшләгән. 1930-елларда, күмәкләштерү башлангач, мәчет ябылган. 1935 елда мәчетнең манарасын читтән килгән руслар кисеп төшергән. Бинада башта ясле, аннары мәктәп урнаштырылган, 1958―1999 елларда бина авыл клубы итеп файдаланылган (яңа мәчет каршында урнашкан иске мәчет бинасы әлегә исән, ләкин җимерелеп бетеп бара). Совет чорында, авыл мөселманнары намаз укыр өчен, чәй эчәргә дигән сылтау белән, бер-берсенең өенә җыела торган булган.

Яңа заман Яңа (авыл тарихында бишенчеСОСМАК безнең авыл. VK Видео, 12.04.2024) мәчет бинасын төзү тәкъдиме белән тумышы белән Сосмакныкы булган, озак еллар «Восход» колхозын җитәкләгән депутат Рифнур Галиев чыккан. Колхоз рәисе булып эшләгәндә, Тәлгать Мәүлидов әлеге эшкә ныклап алына. Уртак көч, авылдашлар тырышлыгы белән мәчетне 1994 елда, бер ел эчендә диярлек, салып чыгалар.

Имам Авылның имамы ― Миндабарис улы Фәнис хәзрәт Гарипов (1963 елгыФанис Гарипов Вконтакте), тумышы белән Сосмак авылыннан, Ижауның үзәк мәчетендә дини белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Пермь шәһәренә кайтып, укырга кергән. Гаилә коргач, 26 ел Ижау шәһәренең Ленин районы сак бүлегендә эшләгән. Гаиләсе белән Сосмакка 2019 елда кайтып төпләнгән, дини вазифаларны башкарырга керешкән. Хатыны Раушания ― тумышы белән Ижауныкы, заводта, соңыннан балалар бакчасында пешекче булып эшләгән, намазга баскан. Авылда ислам дине нигезләрен Фәнис хәзрәт ир-атларга мәчеттә өйрәтсә, хатын-кызларга Раушания Гарипова белем бирә. Уллары Фәнзил, кызлары Айгөл. Фәнзил Казанда дини гыйлем алган, бүгенге көндә Ижау Җәмигъ мәчетендә эшли.

1930 елда Сосмак авылында туган Хәйдәр Билал улы Закиров 2006 елдан Пычас авылы (1960―1997 елларда штб) мәчете имамы булып тораИльмир Касимов. Мечеть в д. Пычас. РДУМ УР в составе ЦДУМР. Моны да карагыз Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Пычас мәчете

Искәрмәләр

Сылтамалар Удмуртиянең Можга районында бердәнбер татар авылы турында: Зур тарихлы кечкенә авыл. Татар-информ, 26.04.2024 Фагыйлә Шакирова. 30 мең пенсия алучы әбиләр! Татар авылы нигә үлә? Удмуртиянең Можга районы Сосмак авылына сәяхәт! 4.10.2021. YouTube видео, 24:54 СОСМАК безнен авыл ВКонтакте

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Удмуртия мәчетләре Төркем:1994 елда төзелгән мәчетләр