Нәргиз Мөхәммәди, Нәргиз Сафие Мөхәммәди (, 1972 елның 21 апреле, Иран, Зәнҗан устаны, Зәнҗан) ― Иранда кеше хокуклары өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы. 2023 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Нобель премиясе комитеты аңа бүләкне «Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен» биргәнНобелевскую премию мира присудили иранской правозащитнице Наргес Мохаммади. ВФокусе Mail.ru, 6.10.2023.

Нәргиз Мөхәммәди ― Нобель тынычлык премиясе лауреаты (2003) Ширин Эбади җитәкчелегендәге Хокук яклаучылар үзәге вице-президенты .

Тәрҗемәи хәле 1972 елның 21 апрелендә Иранның Зәнҗан устаны административ үзәге Зәнҗан шәһәрендә туган. Көрдстан устаны Корве шәһристанында, Әлбурз устаны үзәге Кәрәҗ шәһәрендә, Көнбатыш Азәрбайҗанның Үшнәвийә шәһәрендә яшәгән.

Казвин устаны үзәге Казвин шәһәрендәге «физика» буенча тәмамлаган һәм инженер белгечлеге алган. Уку вакытында студентлар газетасына хатын-кызлар хокукларын яклап мәкаләләр яза һәм «Мәгърифәтле студентлар төркеме»нең ике җыелышында кулга алына. Шулай ук альпинистлар төркемендә актив була, ләкин соңрак аңа сәяси эшчәнлеге аркасында альпинистлар походларында катнашу тыела.

Аннары реформаларга юнәлдерелгән берничә газетада журналист булып эшли һәм «Реформалар, стратегия һәм тактика» дип аталган сәяси очерклар китабын бастыра. 2003 елда Нобель тынычлык премиясе лауреаты Ширин Эбади җитәкчелегендәге Кеше хокукларын яклаучылар үзәгенә кушыла; соңрак әлеге оешманың вице-президенты була.

1999 елдан Иран режимы Нәргиз Мөхәммәдине 13 тапкыр кулга алган, 5 тапкыр гаепле дип табып, барлыгы 31 ел төрмәгә һәм 154 тапкыр камчы белән кыйнауга хөкем иткән.

Нәргиз Мөхәммәди әле дә төрмәдә утыраPress release. In: nobelprize.org (abgerufen am 6. Oktober 2023)..

Гаиләсе 1999 елда журналист-реформатор () кияүгә чыга, озак та үтми ул беренче тапкыр кулга алына. Рахмани 14 ел төрмәдә утырганнан соң, 2012 елда Франциягә күченә, әмма Мөхәммәди хокук яклау эшчәнлеген дәвам итү өчен Иранда кала. Таги белән Нәргизнең игезәк балалары (Али һәм Киана) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― Тынычлык өчен Нобель премиясе

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Хатын-кыз хокук яклаучылар Төркем:Иран җәмәгать эшлеклеләре