Манзини (свази Manzini) — Эсватининың үзәк өлешендәге шәһәр, илнең иң зур шәһәре. Шулай ук Эсватининың төп сәнәгать үзәге булып тора. Халык саны — 78 000 (2008), нигездә свази халкы вәкилләре. Шәһәр Манзини округының башкаласы булып тора.

Шәһәр 1890 елга кадәр Британия-бур колониаль штаб-фатиры булган, ләкин 1902 елда инглиз-бур сугышы нәтиҗәсендә җимерелгән, административ үзәк Мбабанега күчерелгән. 1960 елга кадәр шәһәрнең исеме Бремерсдорп булган. Матшапа Аэропорты шәһәрдән ерак түгел урнашкан.

Искәрмәләр

Төркем:Эсватини торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар