Гаилә () ― Чиләбе өлкәсе Мияс шәһәр округының Челән (Селянкино) бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (918 нче мәхәллә мәчете). Мияс шәһәрендә төзелгән беренче мәчет. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Мияс округы мөхтәсибәте карамагында.
Тарих Мәчет проектын эшләү 2008 елда ук башланган. Әмма акча җитмәү сәбәпле, эш вакытлыча туктатыла. 2012 елда бертуган Насыйровлар тарафыннан мәчет төзеләсе җир участогы Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк дини идарәсенә бүләк ителә һәм төзелеш яңадан башлана.Максим Савельев. В Селянкино торжественная открыли первую в Миасском городском округе мечеть. «Губерния - Южный Урал», 25.09.2018 Мәчет төзелешендә ярдәм күрсәткән төп спонсор — «ИБК» компаниясе директоры Фәрит Вәлиев.В Миассе торжественно открылась первая мечеть. Мусульмане г. Миасса ВКонтакте, 24.09.2018 Бу эшнең төп инициаторлары ― Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар нәселе.
2018 елның 22 сентябрендә мәчет ачыла. - Мечеть Гаиля. Ислам в Миассе Мәчетне ачу тантанасында Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе баш мөфти Ринат хәзрәт Раев, округ башлыгы (ул вакытта ) , Мияс округының имам-мөхтәсибе Әхмәт хәзрәт ХәсәняновАхмад Хасанянов ВКонтакте һ. б. катнашкан.
2023 елда мәчет ишегалдында Коръәнгә үзенчәлекле һәйкәл куела: агач төбе өстендә ачык китап һәм кара савыты, каурый каләм урнаштырылган, китапка Коръәннән аять язылган (идея авторы Әхмәт хәзрәт Хәсәнянов; тимердән коелган скульптур композицияне башкаручылар ― Радик Шаргулла улы һәм Роман Радик улы Газизовлар). На территории мечети "Гаиля" установлен памятник Корану. Мусульмане г. Миасса Вконтакте, 23.06.2023 Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куелды. Татар-информ, 23.06.2023
Тасвирлама Мәчет бинасы ике катлы. Бер гөмбәзе һәм керү юлы өстендә бер манарасы бар. Беренче катта ир-атлар, икенче катта хатын-кызлар дога кыла. Шулай ук ислам нигезләрен өйрәтү өчен кабинетлар каралган. Җәй көне биредә балалар өчен җәйге лагерьлар уздырыла. Мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштырылган.
Стандарт буенча мәчет ике йөзгә кадәр, зур бәйрәмнәрдә — алты йөзгә якын кеше сыйдыра. Мәхәллә кешеләре ― татарлар, башкортлар һ.б.
Искәрмәләр
Сылтамалар Мусульмане г. Миасса ВКонтакте Мечет Гаиля. Видео, 3:41
Моны да карагыз Зөләйха мәчете ― Миясның Яр буе () урамында төзелүче мәчет.
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2018 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Чиләбе өлкәсе мәчетләре