«Сөембикә беләзеге» ― «Сөембикә» журналының 1999 елдан башлап бирә торган бүләге. Бүләк формасы — көмеш беләзек. Әлеге беләзекнең кашына Сөембикә ханбикәнең рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән. Беләзекнең авторы ― Наилә Кумысникова, Б. Урманче исемендәге бүләк лауреаты. Гөлүзә Ибраһимова. «Сөембикә» журналына 110 ел: «3-4 буын хатын-кыз шушы журналны укып, тәрбияләнеп үскән». Интертат, 25.04.2023
«Сөембикә беләзеге» җир шарының төрле почмагында яшәүче, исеме татар дөньясына билгеле булган, татар халкын таныту, аның телен, мәдәниятын, мәгарифен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә.
«Сөембикә беләзеге» премиясе лауреатлары Лауреатларның исемлеген «Сөембикә» журналы редакциясе «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге белән бергә билгели. 1999 ел - беренче лауреатлар Гобәйдуллина София Әсгат кызы (Германия), композитор Кайа Фатма Музаффер (Төркия), драматург Гайнанова Лена Рәшит кызы (Казан), галимә. 2023 ел Альбина Шаһиморатова, җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. Кадрия Идрисова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. 2000 ел Туфитуллова Роза Рәхмәтулла кызы (Казан), публицист, җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты Сафиуллина Флера Садрый кызы (Казан), галимә Гафурова Әлфинур Шәрәфетдин кызы (Санкт-Петербург), җәмәгать эшлеклесе, журналист 2001-2002 еллар Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы (Казан), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Кудашева Фәридә Яһүдә кызы (Уфа), җырчы Ураллы Гөлтән (Төркия), җырчы, музыкант 2003 ел Апакай Шәмсия Хәсән кызы (АКШ), җәмәгать эшлеклесе Кәримова Нәзифә Харис кызы (Мәскәү), җәмәгать эшлеклесе, публицист Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы (Казан), педагог, җәмәгать эшлеклесе 2004 ел Әхмәтова-Урманче Флора Ваһап кызы (Казан), галимә Сабирова Бибинур Нигъмәтҗан кызы (Төмән), җәмәгать эшлеклесе, журналист 2005 ел Заһидуллина Лия Михайловна (Казан), тележурналист, диктор, җәмәгать эшлеклесе Потеева-Фатыйхова Наилә Шакирҗан кызы (Әстерхан), табибә, җәмәгать эшлеклесе 2006 ел Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы (Казан), галимә, җәмәгать эшлеклесе Латыйпова Мөслимә Хәбри кызы (Казан), эшмәкәр 2007 ел Галиева Гөлчәчәк Кәрим кызы (Казан), язучы Сафиуллина Гөлзадә Гомәр кызы(Казан), җырчы, җәмәгать эшлеклесе 2008 ел Әдиатуллина Эльмира Лотфулла кызы (Казан), журналист, җәмәгать эшлеклесе Әбсәләмова Фирүзә Хәсән кызы (Оренбург), журналист, җәмәгать эшлеклесе Гыйрфанова Лемма Исхак кызы (Мәскәү), педагог 2010 ел Хәкимова Филисә Нәҗип кызы (Казан), журналист, җәмәгать эшлеклесе Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы (Екатеринбург), журналист, җәмәгать эшлеклесе 2011 ел Кәримова Нурия Шамил кызы (Оренбург), эшмәкәр Джумаева Мөнирә Мәүлет кызы (Ульяновск өлкәсе), педагог Әхмәдуллина Рәзилә Ардинат кызы (Түбән Новгород), җәмәгать эшлеклесе 2012 ел Чайдам Хәмидә (Финляндия) Искәрмәләр
Сылтамалар «Сөембикә» журналының рәсми сайты
Шулай ук карагыз Сөембикә (журнал) Сөембикә ханбикә Сөембикә образы сәнгатьтә
Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:Сөембикә беләзеге ияләре Төркем:Сөембикә ханбикә