Алтын Урда (Җучи Олысы, Олыг Олыс) - иң зур Ауразиянең урта гасыр дәүләте. Халык: Идел буе болгарлары, кыпчаклар, башкортлар, төркиләшкән монголлар, славяннар, угыр-фин кабиләләре һәм бүтән. Көнбатышта бөтен Алтын Урданың халкы татарлар дип йөртелә.

Тел: Алтын Урда шәһәрләрендә - шәһәрдәге (төньяк) татар теле: болгар-кыпчак теле - замана татар теленә якын; Алтын Урда даласында - дала (көньяк) татар теле: кыпчак теле төрләре.

1224-1266 елларда Монгол империясенә буйсынган.

1266 елда Мәнгүтимер ханы идарә итү чорында Алтын Урда тулы бәйсезлеккә ирешә.

1312 елдан Үзбәк хан идарә итү чорында Ислам дине - дәүләт дине буларак кабул ителгән.

1359-1380 елларда чуалыш дәвере башлана.

1391-1396 елларда Аксак Тимер Алтын Урдага каршы һөҗүм

1420-1465 елларда Алтын Урда берничә ханлыгына таркала

1480 елда Алтын Урданың баш варисы - Зур Урда үз йогынтысын Мәскәү кенәзлегендә югалта.

Алтын Урда ханнары һәм хакимнәре Каракорымга буйсынган Җучи (1225–1227) Бату (1227–1255) Сартак (1255–1256) Улакчы (1256–1257) Бәйсез ханнар һәм хакимнәр Бәркә (1257–1266) Ногай (бәкләрибәк) (1261–1299) – төмән Мәнгүтимер(1269–82) Туда-Мәнгү (1282–87) Түлә-Буга (1287–91) Туктай (1291–1312) Үзбәк (1312–1342) Тәнибәк (1342) Җанибәк (1342–57) Бәрдибәк (1357–1359) Көлпә (1359–1360) Нәүрүзбәк (1360) Хызыр (1360–1361) Тимер Хуҗа (1361) Орду Мәлик (1361) Хаҗи Мурат (1360–1363) Килдебәк (1361–1362) Тимур Абдурахман (1364–1367) Урус (1374–1375) Мамай (1361–1380) – төмән Габдуллаһ хан (1361–1370) Мөхәммәт Булак (1370–1375) Каһанбәк хан (1375–1377) Гарәпшаһ хан (1377–1380) Туктамыш (1375–1378) Идегәй(1376–1389), (1391–1409) бәкләрибәк Тимур Котлык (1395–1399) Шәдибәк (1399–1407) Булат хан (1407–1410) Тимер хан (1410–1412) Җәләл әд-Дин (1412–1413) Кәримбирде (1413-1414) Кәбәк хан (1414) Җөгрә (1414–1416) Җәббәр Бирде (1416–1417) Кадербирде (1418–1421) Хаҗи Мөхәммәт (1419) Олы Мөхәммәт (1419–1420), (1421–1423), (1426–1437) Дәүләт Бирди (1420–1421) Барак (1423–1426) Көчек Мөхәммәт (1428–1459) Мәхмүд (1459–1465) Әхмәт (1465–1481) Мортаза(1481–1485), (1487–1491) Сәид Әхмәт (1485–1487) Шәех Әхмәт (1491–1502)

Төркем:Алтын Урда ханнары Төркем:Ханнар исемлеге