«Нурсала» мәчете (), шулай ук Сигезенче мәхәллә мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында Мечеть, Колхозная ул., 120В, микрорайон Урсала, Альметьевск урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте сигезенче мәхәлләсе карамагында. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате

Тарих Әлмәт районы Урсала авылында (2003 елның 3 сентябреннән Әлмәт шәһәренең микрорайоны) Об изменении границ Альметьевского района и города Альметьевска Республики Татарстан, Постановление Государственного Совета Республики Татарстан от 03 сентября 2003 года №2222 1995 елда мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оеша (рәисе К. Ф. Гатин). 1996 елның 28 мартында рәсми теркәлү уза.ММРО Приход Мечети "Нурсала" Альметьевск (ИНН 1607003131) 1996 елда мәчет төзелеше өчен Әлмәт ― Мөслим юлында (Колхоз ур., 120 в) Нурсала, мечеть, Альметьевск. 2ГИС, авыл мәктәбенең (Бахорин урамы, 120А) МБОУ "Урсалинская ООШ" мәктәп яны бакчасында җир кишәрлеге бүлеп бирелә. «Әлмәтнефть» НГДУ проекты буенча мәчет төзелеше 2001 елда башлана. 2004 елдан төзелеп бетмәгән бинада намазлар укыла. 2008 елда мәчет рәсми рәвештә ачыла. Мәхәллә халкы теләге белән мәчеткә «Нурсала» исеме бирелә.

Рус авылы булган Урсалага татарлар Әлмәт шәһәре төзелә башлагач кына күчеп утыра башлаган. Урсала авылында 2002 елда 2345 кеше яшәгән, шуларның 69% ы – руслар, 26% ы – татарлар. Урсала (Урсалы). Институт Татарской Энциклопедии

Тасвирлама Мәчет бинасы Т кызыл кирпечтән төзелгән, архитектурасы белән манарасы түбәсендә булган татар мәчетләре төренә туры килә. Мәчет бинасы олы юлга гыйбадәт залы белән почмак ясап урнашкан. Төп керү юлы ишегалды ягыннан (төньяктан). Сигезкырлы манарага гыйбадәт залыннан менәсе. Түбәнге катта көнчыгыш яктан аерым керү юлы булган хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы, уку бүлмәләре, тәһарәтханәләр урнашкан. Төп гыйбадәт залына яктылык ике як тәрәзәләрдән төшә. Җомга намазларына 150дән артык кеше җыела. 2011 елдан башлап мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшләп килә. Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Нурсала. Альметьевская энциклопедия

Мәчет аерым иганәчеләр һәм Әлмәт бораулау эшләре идарәсе (җитәкчесе В. Старов) акчасына төзелгән. Төзелешнең спонсорлары – «Татнефть» ААҖ (Ш. Тәхаветдинов), «Ямашнефть» (В. Смыков), «Елховнефть» НГДУ (А. Ногайбәков), «Әлмәтнефть» (М. Җәләтов), «Арслан» төзелеш ширкәте (А. Галиев) һ. б.

Имам-хатыйблар: А. Г. Яһүдин (2004-2010 елларда), Т. У. Зарипов (2010-2016 елларда), А. Г. Яһүдин (2016 елдан). Ягудин Али Гумягарович (ИНН 164491049652) Искәрмәләр

Сылтамалар Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Нурсала. Альметьевская энциклопедия Село Урсала. Cайт села Урсала Альметьевского района (Ныне микрорайон)

Төркем:Әлмәт мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2008 елда төзелгән мәчетләр