Арча́ кантоны́ - 1920-30 елларда ТАССРда административ-территориаль бүленеш берәмлеге. Үзәге - Арча авылы.

География Республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1926 елда Арча кантоны мәйданы - 8007 км², 1928дә - 7516 км².

Тарихы 1920 елда Казан өязенә кергән 20 вулыс җирлегендә Казан кантоны буларак оештырыла. Соңрак аңа Кызыл Кокшай (элеккеге Царёвококшайск) өязенең 2, Малмыж өязенең 7 вулысы кушыла. 1920 ел ахырыннан Арча кантоны дип үзгәртелә. 1927 елда Воскресенск, Ильин, Сталбишчы вулыслары һәм Калинин, Мәмдәл вулысларының кайбер торак пунктлары нигезендә Казан (Воскресенск) районы оештырыла. Арча кантонында 815 торак пункт (1926) була, алар 15 вулыска (Арбур, Арча, Әтнә, Балтач, Дөбъяз, Сабакай, Кишет, Күлле Киме, Мәмсә, Мәмдәл, Панау, Питрәч, Теләче, Тукай, Чүриле) керә (1929). 1930да ТАССРны районлаштыру барышында Арча кантоны биләмәсе Арча, Дөбъяз, Питрәч, Тукай һәм Түнтәр районнарына бүленә.

Халкы Халкы 374725 кеше, шул исәптән татарлар - 59,2%, руслар - 37,5%, удмуртлар - 2,7% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр - 5655, авылларда яшәүчеләр 369070 кеше (1926). Бер км2га уртача - 69,2, авыл җирендә 46,1 кеше туры килә.

вулыс исеметатарлар%руслар%чуашлар%мордва%арлар%чирмешләр%башка милләтләр%халык саны (1920)авыл шуралары саныторак пунктлар санымәйданАрбур вулысы1750067,47212,900,000,0582423,111764,700,0252212542483Арча вулысы2410776,1754523,800,000,000,000,0100,0316624560710Әтнә вулысы1630899,8390,200,000,000,030,000,0163501517223Балтач вулысы1724288,07473,800,000,015968,100,000,0195852534421Воскресенски вулысы50,025573100,000,000,000,000,070,0255852931480Дөбъяз вулысы1793569,8767729,9820,300,000,000,000,0256943643510Ильинка вулысы650,41591398,11731,100,000,0400,2230,1162142133685Калинин вулысы1220,61976898,02321,200,000,000,0440,2201663166528Күлле-Кими вулысы1881194,211635,800,000,000,000,000,0199742330424Мәмдәл вулысы1527184,1193410,74662,600,000,03662,000,0180372330439Мәмсә вулысы2150794,91050,500,000,050,010224,500,0226392429352Питрәч вулысы3031,11786397,850,000,000,000,0930,5182642338503Сәрдек вулысы1713596,900,000,000,06283,500,000,0177631821257Сталбишчы вулысы50,01684899,200,000,000,000,01300,8169831824418Тукай вулысы1626482,7333016,900,000,000,000,000,0196543135365Чүриле вулысы1413287,1206812,700,000,000,000,0270,2162272028361Шәмәрдән вулысы1205382,84673,200,000,0203614,000,000,0145561822274Янгол вулысы1482199,8350,200,000,000,000,000,0148561212225Яңа Кишет вулысы1856093,712466,300,000,000,000,000,0198062532434Барлыгы242146 123042 958   10089 2607 334 3792364626278092

Икътисад Арча кантонында тире иләү, күн эшкәртү, агачтан һәм металлдан әйберләр җитештерү, азык-төлек предприятиеләре эшли. Иң эре хуҗалыклар: Паратскида елга корабларын төзекләндерү заводы, «Фанера» агач ярдыру заводы, Лопатино торак пунктында (хәзер Яшел Үзән тимер юл станциясе җире) «Заря» агач материаллары эшкәртү заводы, Васильево авылында пыяла заводы. 1926 да һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 12200 кешедән арткан. Күпчелек халкының төп шөгыле игенчелек. Бу тармакка караучы 73933 крестьян хуҗалыгы (1928) һәм 62 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) теркәлгән. 1928 дә сөрү җирләре мәйданы 500 мең га чамасы була, шул исәптән арыш 164351 га, солы 96332 га, карабодай 19260га, бодай 14939 га, бәрәңге 10026 га, техник культуралар 4128 га һ.б. 516308 баш терлек, шул исәптән 351669 сарык, 87689 мөгезле эре терлек, 57670 ат, 12104 дуңгыз, 7176 кәҗә була.

Мәгариф Арча кантонында барлыгы 404 мәктәп эшли, шуларның 393 башлангыч (1 нче баскыч) мәктәп (1927).

Әдәбият Статистический справочник по промышленности ТССР. Казань, 1924; Статистический справочник по сельскому хозяйству. Казань, 1925; Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. Казань, 1928-29; *Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928-29. Т. 3, 9; Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Төркем:ТАССР кантуннары Төркем:Татарстан тарихы