Гөлбаһар әби <center>Уенчылар саны 6дан күбрәк <center>Уйнау урыны урам <center>Физик активлык уртача Гөлбаһар әби — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар. Алдарак басып торган бакча каравылчысы «Гөлбаһар әби» була. Каршы яктан бер бала көтүче булып килә. Җырлый:
— Әй әбекәем, Гөлбаһар, Синең артта ниләр бар? — Шалкан белән торма бар. — Берсен миңа бирсәнә! — Көчең җитсә, тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта, суыра башлый, ә «әби» аның юлына каршы торып, йолкытмаска тырыша. «Шалкан-тормалар» бар да бер-берсенә нык тотышкан, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырыша. Шулай берәм-берәм суырып алып бетергәнче уен бара.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Драма уеннары Төркем:Татар уеннары