Рәшит Газиев — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче премиясе лауреаты (2007). Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы (1991 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1954 елда Казанда туа. 1974 елда Казан сәнгать училищесының рәссам-декораторлар бүлеген тәмамлый. 1975 – 1980 елларда ЛГИТМИКта (хәзерге СПбГАТИ) белем ала.

Хезмәт юлы 1981 елдан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куючы рәссам буларак эшли. 1985 елда театрның баш рәссамы итеп билгеләнә.

Иҗаты Рәшит Газиев бизәгән спектакльләр күп фестивальләрдә югары бәя ала. 1983 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Бирнәсез кыз» (А.Островский) спектакле Мәскәү, Кинешма, Белгород шәһәрләрендә узган фестивальләрдә югары урыннарга лаек була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сәхнә журналы сайты.

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Россия рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар