Не́нецлар (ненец. ненэй ненэче, хасово, нещанг; искечә — самоедлар, юраклар;луораветлан,эскимо) — Төньяк Боз океаны ярлары территориясендә яшәүче самодий халкы.

Бүгенге яшәү территорияләренә б.э. 1 гасырында Көньяк Себердән күчеп утыралар.

Ненецларның Россиядә гомуми саны якынча 45 мең кеше, күпчелеге Төмән өлкәсендә яши (31 621 кеше), шул исәптән Ямал-Ненец автономияле округында (29 772), Хант-Манси автономияле округында (1 438). Аннан кала Архангельск өлкәсендә 8 020 кеше (7 504 кеше Ненец автономияле округында), Красноярск краенда 3 633 кеше, Коми Республикасында 503 кеше яши.

Телләре — ненец теле. Сөйләшүчеләр саны як. 22 мең кеше.

Сылтамалар

Төркем:Ненецлар Төркем:Самодий халыклары Төркем:Себер халыклары Төркем:Урал халыклары Төркем:Россия халыклары Төркем:Аурупа халыклары