Төркия (), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте () — Европа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Европада исә кечкенә өлеш урнаша.

Көнчыгышта Төркия Гөрҗистан, Әрмәнстан, Нахчыван автономияле республикасы (Азәрбайҗан) һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.

Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Европа Шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.

Этимология Төркия исемен (Türkiye) төрек телендә ике өлешкә бүлеп була: Türk, ягъни "төрек", борынгы төрки телдә "көчле" дигәнне аңлата, һәм -iye, гарәб суффиксы. "Төркия" исеме иске француз Turquie сүзеннән, ә бу сүз, үз чиратында, урта гасырлардагы латин Turchia формасыннан барлыкка килә.

Тарих

left|250px|thumb|Мәшһүр Троя диварлары left|250px|thumb|Сөләймания мәчете — Госман империясеннән калган иң мәшһүр архитектур һәйкәлләрнең берсе. 1075—1077 — сәлҗук төрекләре тарафыннан Никея басып алына. 1077 — Конья солтанаты барлыкка килә, акрын гына ул үз җирләрен киңәйтә. 1243 — Конья солтанаты монголлар, Хулагуидлар хакимлеге астына эләгә. 1307 елда кече кенәзлекләргә тарала. Аларның арасында булган Госман бәйлеге (ягъни округы) Госман империясенең нигезе булачак. 1284 — беренче испан хроникасы «Estoria de Espanna»-да, патша Альфонсо X Төркия (Turquia) башкаласы Экбатан турында хәбәр итәPrimera Cronica General. Estoria de España. Tomo I. — Madrid, Bailly-Bailliere e hijos, 1906, 60 бит. 1318 елда Хулагуидлар, соңгы сәлҗук солтанын тәхеттән куып, бу дәүләтне юк итәләр. 1299 елда — Госман, Эртугрул улы һәм варисы, «солтан» титулын кабул итә һәм Конья солтаннарының идарәсен танымый. Аның исеме белән төрекләр госманлылар дип атала башладылар. Кече Азиядә аларның хәкимияте азая бара. right|250px|thumb|Тарихи Цельсий китапханәсе бинасы 1326 елда византиялеләрдән сугыш белән кайтарылган җирләрдә Бурса шәһәрендәге башкала белән төрек солтанаты нигезләнә. Төрек солтаннарының хакимлеге янычарларга таяна. 1362 елда, Европадагы җирләрне басып алып, төрекләр башкаланы Әдирнә шәһәренә күчерәләр. 1396 елның 25 сентябре — солтан Баязит I һәм венгер патшасы Сигизмунд I гаскәрләре арасында сугыш (Никополь сугышы). Бу сугышта җиңү Госман империясенең Балкан ярымутравында хакимлеген ныгыта. 1402 елның 28 июле — Әнкара астында сугыш. Әмир Тимурга сугышны оттырып, Баязит I әсирлеккә эләгә һәм вафат була (бәлки, үз-үзенә кул сала). Ләкин 30 елдан соң аның варислары таралган илне яңадан берләштереп көнбатышка хәрәкәтне дәвам итәләр.

Госман империясе left|250px|thumb|Иң көчле вакытында Госман империясе 1453 елда Мәхмәт II җитәкчелегендәге төрекләр Константинопольны басып алалар һәм аны яңа империянең башкаласы дип игълан итәләр. Сәлим I идарәсе вакытында Госман империясе Сүрия, Гарәбстан ярымутравын һәм Мисырны басып ала. Төрек солтаны Каһирә хәлифәсе урынына үзен хәлифә дип игълан итә. XVI һәм XVII гасырлар вакытында Госман империясе 3 кыйтгада урнашкан территорияләрне контроль иткән дөньяның иң көчле мәмләкәте булды. Империя иң көчле кульминацион ноктага Сөләйман I идарәсе вакытында җиткән. Империя озак Изге Рим империясе һәм Польша белән Үзәк Европа өстендә контроль тоту өчен көрәште. 1671 ел 22 июнь — Төркия Польшага сугыш игълан итә.

242 ел дәвамлыгында Госман империясе Россия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды. 20 гасыр башына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады. 1912 ел 8 октябрь — Беренче Балкан сугышы барышында Черногория Төркиягә сугыш игълан итә. 1914 ел 29 сентябрь — Италия Төркиягә сугыш игълан итә. Алманиянең ярдәмен алу өмете белән Госман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булган әрмәннәр геноциды туры килә. Нәтиҗәдә, Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.

Төркия Җөмһүрияте

Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була. Греция гаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Бу хәлләр, ягъни Истанбул, Измир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1922 елның 18 сентябрендә дәүләт тулысынча азат ителә. 1923 елның 24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный. 1923 елның 29 октябрендә башкаласы Әнкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителәShaw, Stanford Jay; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. ISBN 0-521-29163-1.. Аның беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек була.

Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый. 1925 елның декабрендә Төркия Хиҗри тәкъвимнән Милади тәкъвименә күчә. 1934 елда аңа Ататөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр. 1938 елда Мостафа Кемаль Ататөрек вафат була.

Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә 1945 елда исә БМОга керә. 1952 елның 18 февралендә Төркия НАТОда әгъзалык итә башлый.

1974 елның 20 июлендә Төркия гаскәрләре Кипрга керә. Тугыз елдан соң Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный"Timeline: Cyprus". British Broadcasting Corporation. 2006-12-12. Retrieved 2006-12-25..

1980 елның 12 сентябрендә Төркиядә Кенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә. 2003 елның 14 мартында Төркия премьер-министры вазыйфасын Рәҗәп Таййип Әрдоган үти башлый. Ә 2007 елдан президент булып сайланган Абдуллаһ Гүл 2009 елда Татарстанга эшче сәфәр белән килгән идеТөркия президенты Россиягә килә.

Дәүләт төзелеше

Төркия — парламентлы демократик җөмһүрият. 1923 елдан башлап, Төркиядә секуляризация, ягъни дәүләтне диннән аеру, процессы барган идеÇarkoğlu, Ali (2004). Religion and Politics in Turkey. Routledge, UK. ISBN 0-415-34831-5.. Төркия конституциясе илне үзәкләштерелгән унитар дәүләт булып билгели. Дәүләтнең төп идеологик доктринасы — ататөрекчелек.

Төркиядә канун чыгару хокукы берпалаталы парламентка — Төркия Бөек Милли Мәҗлескә бирелгән. Ул дүрт елга (2007 елга кадәр 5 елга) сайланган 550 депутаттан тора. Фиркәләр өчен минималь бусага — 10%.

left|170px|thumb|left|Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Әрдоган Дәүләт башлыгы — Төркия Җөмһүрияте президенты. Аның вәкаләтләре күбрәк церемониаль характерын йөртә. Кануннар үтәлеше артыннан премьер-министр җитәкләгән хөкүмәт карый, ләкин президентның да күп вәкаләтләре бар. 2007 елның 28 августыннан президент вазыйфаларын Абдуллаһ Гүл, 2003 елдан премьер-министр вазыйфаларын Рәҗәп Әрдоган үти. Хәзер президентны халык биш елга сайлый.

Төркиянең югары мәхкәмәсе — Төркия Конституцион мәхкәмәсе. Ул 11 даими һәм 4 алыштырган әгъзадан тора.

2007 елның 21 октябрендә Төркиядә Конституциягә үзгәртүләр кертү буенча референдум узган иде. Төзәтүләр буенча президент халык тарафыннан сайланырга тиеш (элек аны парламент сайлаган иде), Милли Мәҗлескә сайлаулар исә һәр 4 ел үтәргә тиеш.

Хәзерге вакытта Милли Мәҗлестә иң күп урынны Ислам диненә якты карашлы Ак партия ала.

2017 елның 16 апрелендә ил конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча уздырылган референдум (tr) нәтиҗәләре буенча, Төркия парламент җөмһүриятеннән президент җөмһүриятенә әверелә, ил президенты бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора. Премьер-министр вазыйфасы бетерелә.

2018 елның 24 июнендә президент сайлаулары парламент сайлаулары (tr) белән бервакытта үткәрелә. Сайлау нәтиҗәләре буенча, илнең президенты итеп, янәдән Рәҗәп Таййип Әрдоган сайлана.

2018 елда Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесенә 600 депутат сайлана. «Халык Берлеге» альянсы — 344 депутат (Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе — 295 урын; Милли хәрәкәт фиркасе — 49 урын) «Милләт Берлеге» альянсы — 189 депутат (Җөмһүрият халык фиркасе — 146 урын; Яхшы фирка — 43 урын) Көрдләр — 67 депутат (Халык демократик фиркасе — 67 урын)

2023 елның 14 маена Төркиядә парламент сайлаулары белән бергә президент сайлаулары планлаштырылган.

Дәүләт гимны İstikläl marşı

(беренче куплет)

Korkma, sönmez bu şafaklarda yüzen al sancak;

Sönmeden yurdumun üstünde tüten en son ocak, tüten en son ocak.

O benim milletimin yıldızıdır, parlayacak;

O benimdir, o benim milletimindir ancak.

Çatma, kurban olayım çehreni ey nazlı hilâl!

Kahraman ırkıma bir gül! Ne bu şiddet bu celâl?

Ne bu şiddet bu celâl?

Sana olmaz dökülen kanlarımız sonra helâl,

Hakkıdır, Hakk'a tapan, milletimin istiklâl!

Истикълал маршы

Курыкма, сүнмәс бу шәфәкъ нурларында ал байрак,

Исән-имин илем өстендә янган иң соңгы учак, янган соңгы учак,

Ул минем милләтемнең йолдызыдыр – балкыячак,

Минем милләтемнең, милләтемнең анчак.

Чытма йөзеңне, зинһар өчен, әй, назлы һилал,

Каһарман халкыма гөл сыман бу шиддәт һәм бу җәләл, бу шиддәт һәм бу җәләл.

Юкса, синең өчен түккән каныбыз булмас хәләл;

Хактыр Хакка табынган милләтемә истикълал! Гимнның тарихы “İstikläl Marşı” Төркия Җөмһүриятенең рәсми гимны буларак 1921 елның 12 мартында кабул ителде. Бәйгегә җибәрелгән 724 шигырь арасыннан МиллиМәҗлес Мәһмәт Акиф Эрсой (Mehmet Akif Ersoy) әсәрен сайлап алды. Аңа 24 композитор тарафыннан көй тәкъдим ителде. Илдә бәйсезлек өчен көрәш барган шартларда гимн кабул итү өчен махсус шураны 1924 елда гына төзи алдылар, ул Али Рифат Чагатай (Ali Rifat Çağatay) музыкасына өстенлек бирде. Сигез елдан соң көй нык үзгәртелде һәм шуннан бирле ул ил Президенты симфоник оркестры дирижёры Зәки Үнгөр (Zeki Üngör) аранжировкасында башкарыла.

Административ бүленеш

Төркия 82 илгә (элек виләят сүзе кулланган) бүленә. Һәр ил үз чиратында илчеләргә (районнарга, төр. ilçe) бүленә. Барлыгы Төркиядә 923 район тирәсе исәпләнә.

right|350px|thumb|Районнар харитасы Шулай ук ил рәсми булмаган 7 регинга бүленә: Эгей регионы Кара диңгез регионы Үзәк Анатулы регионы Көнчыгыш Анатулы регионы Мармара регионы Урта диңгез регионы Көньяк-көнчыгыш Анатулы регионы

Виләят өстендә сәяси идарәне хөкүмәт билгеләнгән вали(төр. vali) үти.

Географик мәгълүмат

Төркия көнчыгыш ярымшарында урнашкан. Мәйданы 779 452 км² тәшкил итә. Төркиянең күпчелек өлеше (97 %) Азиядәурнашкан, 3 %-ты исә Европада ята. Төркиянең географик үзенчәлеге — ике кыйтганы берләштерү, монда борынгы заманнардан иң мөһим юллар үтә.

Көнбатыштан көнчыгышка Төркия 1’600 км-га, көньяктан төньякка исә 600 км-га сузылган. Өч тарафтан дәүләт өч диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Эгей диңгезе һәм Урта диңгез. Төркиянең Европа һәм Азия өлешләре Мәрмәр диңгезе, Босфор һәм Дарданелла бугазлары белән аерыла.

Икътисад

Төркия икътисадында 28% ын сәнәгать, 15% ын авыл хуҗалыгы, 6% ын төзелеш, 51% ын хезмәт күрсәтү (күпчелектә туризм) өлкәләре тәшкил итә.

Уңай яклар: авыл хуҗалыгы тармагы илне тулысынча азык белән тәэмин итә. 1990 елларда икътисадның тиз үсүе күзәтелде. Туризм. Белгечләр күп булуы. АБ белән киң хезмәттәшлек.

Тискәре яклар: гел югары булган инфляция (2004 елда 54,4 %). Таянычлы булмаган иҗтимагый финанс секторы. Дәүләт бюрократиясе. Тигез булмаган хосусыйлаштыру.

Халык

right|200px|thumb|Дәрвишләр биюе — милли бию Төркиянең күпчелек халкын төрекләр тәшкил итә. Барлыгы илдә 12 җанисәп үткәрелде. 1927 елдан Төркия халкы саны 4,4 тапкыр үсте. 2005 елда халык саны 70 миллионны тәшкил итә, тиз үсүче халык саны илнең иң мөһим проблемаларның берсе.

Төркия буенча халык таралышы тигез түгел — халык тыгызлыгы Мәрмәр, Эгей һәм Кара диңгезләре ярында иң зур. Шәһәрләр арасында исә иң зур халык тыгызлыгы Истанбулда, иң кечкенә исә Хаккәри районында.

Тел