Рәфис Кадыйров (; (7 июнь 1955 ел) — Башкортстан сәясәтчесе, «Восток» банкы җитәкчесе (1988-95).

1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты, Югары Советның Республиканың, шәһәр һәм районнарының социаль һәм икътисади үсеш буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе Рәфис Фәез улы Кадыйров 1955 елның 7 июнендә Башкорт АССР-ының Аскын районы Күнгәк авылында туган.

Милләте буенча башкорт, югары белемле — 1983 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын, 1993 елда Россия Фәннәр академиясенең Икътисад һәм социология институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, 1974 елда медицина училищесын тәмамлагач, район ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер булып башлый.

1974-1976 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Ерак Көнчыгыш больницасында фельдшер булып эшли.

Медицина институтын тәмамлагач, Уфада 13нче хастаханәдә интернатура үтә.

1984-1989 елларда 21нче хастаханәдә реаниматолог.

1989-1993 елларда «Восток» кооператив банкының идарәсе җитәкчесе.

1993 елдан «Восток» халыкара сәүдәгәрлек банкының җитәкчесе.// Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 5-8258-0204-5ISBN

Уфа шәһәре Совет районы, 63нче Молодежный сайлау округы Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана.

Башкортстан Югары Советының республиканың, кала һәм районнарының социаль һәм икътисади үсеш буенча комиссия әгъзасы.Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34

Шулай ук карагыз

БАССР-ның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр

Чыганаклар

Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104

Сылтамалар

12 созыв (БАССР)

Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Аскын районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе