Галим () — Россиянең Самара өлкәсенең Сергиевск районындагы татар авылы. Югары Орлянка авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Орлянка елгасы ярында, район үзәге Сергиевск авылыннан көньяк-көнбатышка таба якынча 30 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы Авылны 1927 елда алпавыт Иван Ржановның элеккеге җирләрендә Самар өлкәсе Похвистнево районы Яңа Мансур авылы кешеләре нигезләгән.
1931 елда 42 хуҗалык исәпләнгән.
1932 елдан «Большевик» колхозы оеша. 1951 елдан «Краснознаменец» колхозына кертелә, 1956-2001 елларда «Имени XXI партсъезда» колхозы эшли.
Халык саны
Милли составы
1975 елда авылда 128 кеше, 2010 елда авылда 66 кеше яшәгән, татарлар.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Дин Авылда 2011 елдан мәчет эшләп килә.Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
Мәгариф
1927 елда алпавыт утарында мәдрәсә ачыла. 1931 елдан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Искәрмәләр
Төркем:Сергиевск районы торак пунктлары