Алсу Шакирова, Кашапова Алсу Ринат кызы (1986 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.http://karievteatr.ru/collective/shakirova_alsu_rinat Татарстанның атказанган артисты (2022).
Тәрҗемәи хәле
1986 елның 23 гыйнварында Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Ринат исемле, 2016 елның 21 сентябрендә вафат. Әнисе - Мәрзия. Олы апайсы Лилия бар (04.12). 1993 елда мәктәпкә укырга керә. 2003 елда Казан шәһәренең 18нче санлы гимназиясен тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2007 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.https://vk.com/alsushakirАлсу Шакирова (@alsoush_shakapi) • Фото и видео в Instagram
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.
Театр 2007 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, институтта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче рольләренең берсе "Сак-Сок" спектаклендә Сак роле. Тамашачыга күбрәк "Тапшырыл...ган хатлар"да Галия, "Ромео һәм Джульетта"да Королева Маб, "Гөлчәчәк"тә Убыр, "Куркак Батыр"да Кобра, "Тынлык"та Шукрона Маликовна һәм Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская рольләре буенча таныш.
Репертуар Репертуарында 40ка якын роле бар.
Наян, Убырлы – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002); Шүрәле – «Тапкыр егет» (Д.Аппакова, 2003); Ятимә бүре – "Алмачуар" (Фәнәвил Галиев, 2004); Пудель – «Иске курчакларда Яңа ел" (Рәдиф Сәгъди, 2004); Зөлкагыйдә –"Кыю кызлар" (Таҗи Гыйззәт, 2004); Сак – "Сак-Сок" (Рабит Батулла, 2004); Муйнак – "Гашыйк буласым килә" (Туфан Миңнуллин, 2005); Авыл кызы – "Сержант" (Искәндәр Сираҗи, 2005); Су анасы, Фәрештә – «Печән базары» (Ренат Әюпов, 2006); Зәринә – «Амазонка һәм Айдар» (Илгиз Зәйниев, 2006); Хезмәтче – «Король Лир» (Уильям Шекспир, 2006); Кыз – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова, 2006); Актәпи – "Урман клаб" (Илгиз Зәйниев, 2007); Фатыйма, Динара, Чегән, Бәрән – «Алхимик» (П.Коэльо, 2007); Ак бүре – «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали, 2007); 1 нче Бәти – «Бүре һәм Кәҗә» (Рәфис Корбан, 2008); Тиен - "Кышкы әкият" (Шамил Фәрхетдинов, 2008); Руфинә – «Ничек миллионер булырга?» (Мансур Гыйләҗев, 2009); Сәгыйдә, Нәгыймә – «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи, 2009); Юлбасар – "Кар иле патшабикәсе" (Фәнәвил Галиев, 2009); Мырау – «Ак барс маҗаралары» (Хабибулла Ибраһим, 2011); Түләнтәй, Куян – "Керпе малае дуслар эзли" (Рәфис Корбан, 2011); Укытучы – "Умырзая" (Ренат Харис, 2011); Айдар – «Super светофор» (Аманулла, 2013); Халык – "Артист" (Ркаил Зәйдулла, 2016); Маймыл – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017) Курчак Джулия – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Наилә Кәримова); Тарантулла – "Ут чәчәге" (Зиннур Хөснияр); Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова); Гөлчәчәк - "Шәй-бу! Шай-бу!" (К. Кәримов, 2019); Галия, Искәндәр - "Тапшырыл...ган хатлар" (Гадел Кутуй, Илгиз Зәйниев инсц.); 2 нче Вәзир, 2 нче Убырлы, Оркестр - "Хикмәт әкиятләре" (Н.Хикмет, 2020); Пират - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.). Зөһрә - "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәмметшин); Фру Лунден, Тукучы "Мио, минем Мио!" (А.Линдгрен, Наилә Кәримова тәрҗ., 2020); Мәрзия - "Ак чәчәкләр кебек..." (Ренат Әюпов, 2021); Камәр - "Сөннәтче бабай" (Ренат Әюпов, 2021); Елъязмачы - "Камыр батыр" (М.Горвиц, 2021); Кыз - "Алтынч[ае]ч" ( Р.Гарипова, Луиза Янсуар; 2022). һ.б.
Гаилә хәле Ире - Рөстәм Шакиров (29.12.1981), тумышы белән Казаннан. Алар 2007 елның 27 октябрендә өйләнешәләр. 2010 елның 8 июлендә яшьләрнең Әмир исемле малайлары туа. 2013 елның 5 августында алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Рөстәм белән Алсуның Айдар исемле малайлары туа.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 - "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе;Яңа сезон ачылышында Кариев театры актрисалары «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы. 2022 ― Татарстанның атказанган артистыКамилә Билалова. Кариев театрында 35нче юбилей сезоны ябылуга багышланган кичә узды. Татар-информ, 24.06.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар
Алсу Шакирова - ВКонтакте Шакирова Алсу Ринат кызы Кариев театры сайты
Шулай ук карагыз Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Энҗе Яруллина Диләрә Зиннәтова Әминә Галиева Алсинә Закирова Алсу Фәйзуллина Альбина Ногманова
Төркем:23 гыйнвар көнне туганнар Төркем:1986 елда туганнар Төркем:Кариев театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары