Иске Балыклы () — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Балыклы авыл җирлеге составына керә.

Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Тиләгәзе елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньякка таба якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан.

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.

Тарихы Авылны 1733 елда, Казан губернасының Арча өязе Балыклы авылы кешеләре нигезли.Камышлы районы. Татар энциклопедиясе. Шул ук вакытта, авылга Иделнең уң ярыннан мишәрләр күпләп күченә, соңрак казан татарлары йогынтысында «казанлашалар». 1859 елда авылда 143 йортта 974 кеше яшәгән.

Халык саны

Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 658 кешенең 98% тәшкил иткән. 2010 елда авылда 599 кеше яшәгән.

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Дин

Авылда бер мәчет бар.

Мәдәният

Иске Балыклы авылында мәдәният йорты, аның каршында «Кояшкай» балалар вокаль ансамбле эшли.

Искәрмәләр

Төркем:Камышлы районы торак пунктлары