Ринат Таҗетдинов (сәхнә псевдонимы Ринат Таҗи), Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов (1938 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Буденный районы, Кече Чынлы ― 2024 елның 16 октябре, РФ, ТР, Казан) — драма һәм кино актеры, Камал театры артисты, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1982) халык артисты. Тукай (1967), ССРБ Дәүләт (1986), Дамир Сираҗиев (1999), Марсель Сәлимҗанов (2015) исемендәге, «Алтын битлек» (2016), «Тантана» (2024) премияләре лауреаты. 1989―2011 елларда Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Буденный (хәзерге Чүпрәле) районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эш­ли.

2024 елның 16 октябрендә каты авырудан соң хастаханәдә вафат булганРинат Таҗетдинов вафат. Татар-информ, 16.10.2024. Яңа татар бистәсе зиратына әтисе кабере янәшәсендә җирләнәРузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме башланды. Татар-информ, 18.10.2024

Иҗаты Яшь артистның сәхнәдә башкарган беренче рольләре үк театрга сәләтле, талантлы актер килүен раслый. Күркәм йөз-кыяфәт, сәхнәдәге темперамент-дәртлелек, киң иҗат диапазоны төрле пландагы (тарихи, социаль, трагик, лирик) баш каһарманнарны уйнау өчен юл ача. Театр сәхнәсендә, кинода, радио һәм телевидениедә озак еллар иҗат итү чорында, трагиктан башлап, үткен гротесклы образларның тулы галереясен тудыра «Алтын битлек» фестивале рәсми сайтында.

Башкарган рольләре Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә» Аяз Гыйләҗев Мирвәли — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев Глумов — «Котырган акчалар» Александр Островский Карандышев — «Бирнәсез кыз» Алексей Островский Галиәсгар Камал — «Тукай» Әхмәт Фәйзи Дивана — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Муса Җәлил — «Муса Җәлил» Нәкый Исәнбәт Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт Мулланур Вахитов — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт Бики — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Баһави — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт Эзоп — «Кол» (Эзоп) Г. Фигерейдо Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов Инсаф — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов Чешков — «Чит кеше» И. Дворецкий Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин Шәйхи бабай, Миңлегали — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл» (Дуэль) Мар Байҗиев Дәүләт-бәй — «Айдын» Җ. Җафарлы Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» Диас Вәлиев Хәйретдин — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Тартюф — «Тартюф» Ж.-Б. Мольер Коновалов — «Һаваларда йолдыз» Максим Горький Кол Гали — «Кол Гали» Нурихан Фәттах Муса — «Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин Галимулла — «Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз» Туфан Миңнуллин Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» Уильям Шекспир Лоренцо — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир Идегәй — «Идегәй» Юныс Сафиуллин Хәлиулла — «Илгизәр+Вера» Туфан Миңнуллин Сократ — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев Хәнәви — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким Әнвәр — «Мин төш күрдем» Зөлфәт Хәким Чабар — «Кара чикмән» Георгий Хугаев Әнәс Әдрәсович — «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев Летренкье — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш Хафиз — «Мирас» Гафур Каюмов Нургазиз — «Дивана» Туфан Миңнуллин Нургали — «Шулай булды шул» Туфан Миңнуллин Клотальдо — «Тәкъдир» (Жизнь есть сон) Педро Кальдерон Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев Бессеменев — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький

Фильмография «Кабулдагы миссия» (Миссия в Кабуле) «Алар бәхетле булачак» (Они будут счастливы) «Күктау» «Бөркетләр» (Орлы)

«Алтын битлек» премиясе

2016 — «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» РФ «Алтын битлек» Милли театр премиясе (РФ театр әһелләре берлеге премиясе) бирелә Камал театры сайтында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1973 ― ТАССР халык артисты 1967 ― Габдулла Тукай премиясе 1982 ― РСФСР халык артисты 1986 ― ССРБ Дәүләт премиясе 1999 ― Дамир Сираҗиев премиясе 2015 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе 2016 ― «Алтын битлек» премиясе 2020 ― Дуслык ордены (РФ) Путин наградил орденом Дружбы народного артиста Рината Тазетдинова. Татар-информ, 27.07.2020 2023 ― «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медалеРузилә Мөхәммәтова. Камал театрында Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе бара. Татар-информ, 10.03.2023 2023 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Минниханов встретился с юбилярами – народными артистами Шарафеевым и Тазетдиновым. Татар-информ, 7.04.2023 2024 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендәР. Мөхәммәтова. Камал театрының легендар артистларына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024 Гаиләсе Хатыны Рәисә, кызлары Руфина Ринат кызы, Айсылу Ринат кызыРузилә Мөхәммәтова. Ринат Таҗетдинов белән хушлашу: Кемнәр килгән мәрасимгә – шуннан аңлагыз аңа мөнәсәбәтне. Интертат, 18.10.2024 .

Искәрмәләр

Сылтамалар

Камал театры сайты Ринат Таҗетдинов

Шулай ук карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Русиянең халык артистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре