175 нче гимназиядә атыш ― 2021 елның 11 маенда Казан шәһәрендә (Татарстан, Россия) булган күпләп үтерү. Атыш нәтиҗәсендә 9 кеше үлә, 32 кеше яралана. Һөҗүм итүче кулга алынган.

Вакыйга барышы

Иртәнге сәгать 10 тирәсендә Казан шәһәрендәге 175 нче мәктәптә атышу турында хәбәрләр барлыкка киләУченик устроил стрельбу в казанской школе, Интерфакс, 11 мая 2021 10:04. ТАСС чыганагы әйтүенчә, ату иртәнге 9:20 дә башланган, һәм иртәнге 9:25 сәгатьтә саклану төймәсеннән сигнал алынган. Ул вакытка мәктәптә 700 дән артык бала һәм якынча 70 укытучы һәм хезмәткәр булган. Мәктәптә шартлау да ишетелгән; . Милли Гвардия офицерлары вакыйга урынына килеп, мәктәп балаларын һәм мәктәп эшчеләрен эвакуацияли.

Реакция Сәгать 11ләр тирәсендә мәктәпкә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килә .

Сәгать 11дә Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте һөҗүм итүченең кулга алынуы һәм Казанда террорга каршы операция (КТО) кертелүен хәбәр итә.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла (иҗтимагый куркыныч ысул белән ике яки күбрәк кешене үтерү) ().

12 майда үтерү корбаннары истәлегенә Татарстанда матәм көне дип игълан ителә . Татарча Википедия матәм көненә кушыла, Россия һәм халыкара вики-җәмәгатьчелеккә хәбәр итә.Telegram платформасында Викимедиа хәрәкәтенең инглиз телле чатында хәбәрTelegram платформасында Россия викимедиачыларының Викимедиа РУ оешмасының рус телле каналында хәбәр

Россия һәм бөтендөнья буенча күп шәхесләр, берләшмә һәм оешмалар һәлак булган, зыян күргәннәр, аларның якыннары һәм Татарстан халкы белән кайгы уртаклашуларын белдерә.

Җинаятьтә шикләнүченең шәхесе Мәктәпкә һөҗүм иткән кораллы җинаятьче (Илназ Галәвиев) кулга алына. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, шикләнелүче бу мәктәпне 2018 елда тәмамлаган, аннан соң ул ТИСБИ университеты көллиятендә укыганЧто известно о казанском стрелке — «Коммерсантъ» от 11.05.2021, 12:46. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хокук бозучының 19 яшьтә булуын, һәм аның коралы рәсми рәвештә теркәлгәнен әйтә . РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн шикләнелүченең һөҗүм алдыннан 13 көн алдан, 28 апрель көнне корал сакларга рөхсәт алганын әйтә. Тоткарланганнан соң, шикләнелүчене полиция бүлегенә алып киләләр һәм ярымчишенгән хәлдә камераның рәшәткәсенә бәйлиләр — социаль челтәрләрдә бастырылган видео буенча фикер йөрткәндә, ул тынычланырга җыенмый һәм кылган гамәлләре турында бер дә үкенмәвен белдерәhttps://ria.ru/20210511/ubiystvo-1731791471.htmlhttps://www.bbc.com/russian/news-57068258https://www.reuters.com/world/europe/nine-killed-school-shooting-russia-four-hospital-ria-2021-05-11/https://www.kommersant.ru/doc/4803171https://www.rbc.ru/society/11/05/2021/609a54249a794720634de06a: Ике ай элек мин үземнең Ходай икәнемне төшендем. Ә җәй көне миндә монстр уяна башлады. Мин һичкайчан беркемне сөймәдем һәм тагын да күбрәк кешегә нәфрәтләндем. Беркем дә моны миңа әйтмәде, мин үзем аңладым.

Икенче җинаятьчене юк итү хәбәре барлыкка килә, ләкин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм итүченең кулдашы булуны кире кагаМВД: пособников у напавших на школу в Казани не было — Газета.ру, 11.05.2021 11:52; E1 .

Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр 7 укучы (8 класс укучылары), бер укытучы (инглиз теле укытучысы Эльвира Николаевна Игнатьева Эльвира Николаевна Игнатьева) үлә, соңрак үлүчеләрнең саны 9 га җитә (башлангыч класслар укытучысы Венера Солтангәрәй кызы Айзатова каты яралана, хастаханәдә үләКазанцы прощаются с учительницей Венерой Айзатовой — ее застрелили в коридоре гимназии №175). Тагын 23 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күрә.

11 майга 3 өлкән кеше һәм 18 бала хастаханәгә салынган, шулардан 6 җәрәхәтләнүче авыр хәлдә реанимациядә ята.

Искәрмәләр

Сылтамалар Викихәбәрләрнең рус телле бүлегендә Казандагы мәктәптә ату темасына бәйләнешле мәкаләләр Казандагы мәктәптә ату. Онлайн // ТАСС, 2021 елның 11 мае TAСС яңалыклары: Казандагы мәктәптә ату Казандагы гимназиядә ату. Төп // Коммерсант, 11 май, 2021 Атыш Казандагы мәктәптә ачылды. Хакимият әйтүенчә, сигез кеше үлгән, һөҗүмче кулга алынган // Медуза, 11 май, 2021

Төркем:Казан тарихы Төркем:2021 ел Төркем:Җинаятьләр Төркем:Мәктәпләрдә күпләп үтерүләр