Такыя үрәм - татар балалар уены. Уен кечкенә балалар өчен бик кызыклы. Күпме күбрәк бала катнашса, шулкадәр яхшырак. Балалар уен ярдәмендә чәчәк исемнәрен, аларны танып белергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашу күнекмәләре булдыралар, җырларга өйрәнәләр.
Уен тәртибе Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага «чәчәк» исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыябыз,
Такыялар үрәбез.
Алып баручы:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
Энҗе чәчәк, кил әле,
Бер елмаеп көл әле.
Энҗе чәчәк:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда.
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Балалар:
Энҗе чәчәк, күр әле!
Такыя итеп үр әле!
Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.
Күкчәчәк:
Кечкенә көнбагыш кебек
Чәчәк булам мин үзем.
Таҗларымны санап кара,
Әгәр булсаң бик түзем.
Арыш арасында үсәм,
Зәп-зәңгәр чәчәк атам.
Зәңгәр күкле, чат кояшлы
Аяз көнне яратам.
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:
Без йөрибез болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Матур чәчәк җыйдык без,
Такыялар үрдек без.
Әдәбият исемлеге
Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит.нәшр., 1995. Татар балалар фольклоры. / Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: "Раннур" нәшрияты, 1999. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.