Рейкья́вик () — Исландиянең башкаласы һәм иң зур шәһәре. Халык саны — 118 861 кеше (2008). Аның географик киңлеге 64°08' N, бу аны дөньяда суверен дәүләтнең иң төньяк башкаласы итә. Шулай ук, ул популяр турист максаты булып тора. Ул көньяк-көнбатыш Исландиядә, Факса Бугазының көньяк ярында урнашкан. Халыкның саны 120 000 булып (һәм башкала регионында 200 000 нән артык булып) ул Исландиянең мәдәни, икътисади һәм хөкүмәт эшчәнлегенең үзәге блып тора. БМО мәгълүматлары буенча, дөньяның иң чиста һавалы шәһәре. Рейкьявик, ышанулар буенча Исландиянең беренче даими торак пункты урыны булган урын, ул Инголфур Арнарсон раславы буенча безнең эраның 874-енче елында булган. 19-ынчы гасырга кадәр шәһәр урнашуында шәһәр үсеше булмаган. Шәһәр 1786-ынчы елда рәсми сәүдә шәһәре буларак нигезләнгән һәм дистә еллардан соң даими рәвештә үскән һәм региональ һәм милли сәүдәнең үзәгенә, халык һәм хөкүмәте эшчәнлеге үзәгенә әверелгән. Халык
Климат <div style="width:88%">
Дин
Христианлык Исландия чиркәве Лютеранлык Католиклык Православие Алман яңа мәҗүси дине Исландия этик гуманистик ассоциациясе Зуизм Буддачылык Ислам Рейкьявик мәчете Бәһаи Һинд дине Шри Чинмой Үзәге, Ананда Марга оешмасы
Искәрмәләр
Төркем:Европа башкалалары Төркем:Исландия шәһәрләре Төркем:Рейкьявик